10 иң яхшы җәмәгать туклану урыннары өчен тавыш бирү 5-нче августта башланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Алинә Бережная). Казан рестораннары Wheretoeat Татарстан – 2019 милли ресторан премиясе өчен көрәшәчәк. Казан белән беррәттән, иң яхшы җәмәгать туклануы биналарын Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Урал федераль округында сайлап алачаклар. Бүген Kazan Palace by Tasigo кунакханәсендә узган матбугат конференциясендә ресторан премиясе үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Гастрономия премиясе беренче тапкыр 2013 елда Санкт-Петербургта ресторан журналистлары төркеме инициативасы белән үткәрелгән, алар озак вакытлар чит ил тәҗрибәсен өйрәнгән. 3 елдан соң премиягә Мәскәү рестораннары да кушылды, узган ел географиясе тагын да артты – көрәшкә Краснодар өлкәсе биналары керде.
Премияне үткәрү концепциясе гади һәм үтә күренмәле, дип аңлата Wheretoeat милли ресторан премиясе генераль продюсеры Ирина Тиусонина. Һәр катнаша торган шәһәрдә ресторан бизнесы өлкәсеннән 100 экспертны сайлыйлар, алар арасында сомелье, шеф-пешекче, шәраб сатучылар, рестораторлар һәм башкалар. «Экспертларның һәркайсы үз тавыш бирү кәгазенә шәһәрнең үзенэ ошаган иң кызыклы ун бинасын кертә. Һәр җәмәгать туклануы предприятиесенә бердән унга кадәр баллар бирелә, барлык мәгълүматлар кушыла һәм йомгаклау рейтингына әверелә», - дип аңлатты Ирина Тиусонина һәм экспертлар коллегиясе составы тавыш җыю тәмамланганчы яшерен калачагын өстәде. Иң күп балл җыйган иң яхшы 10 бина җиңү яулый. Татарстанда биналарны бәяләү 5-нче августта башланачак. Рейтингка Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм республиканың башка шәһәрләреннән теләсә кайсы ресторан керә ала.
Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, бүген Татарстанга туристларның 70%-ы мөстәкыйль, турфирмаларга бәйсез рәвештә килә, шуңа күрә әлеге премия алар өчен җәмәгать туклануы биналары буенча үзенчәлекле навигатор булачак. «Безгә анда булудан кунаклар 100 процент канәгатьлек алган иң кызыклы биналарны ачыклау мөһим. Мондый рейтинглар кешегә күп күләмдә булган җәмәгать туклануы предприятиеләрендә ориентлашырга ярдәм итә. Өстәвенә, сәяхәтче барлык чыгымнарның 20%-ын туклануга сарыф итә, без бу чыгымнар туристларга максималь рәхәтлек китерүен тәэмин итәргә тиеш», - диде С.Иванов.
Уннарча иң яхшы бинаны сайлау белән беррәттән махсус номинацияләр дә гамәлгә куелачак: алар арасында «Ел шеф-пешекчесе», «Ел сомельесы», «Ел ресторан күзәтүчесе», «Массакүләм мәгълүмат чаралары сайлавы», Кулинарлар милли ассоциациясе версиясе буенча «Елның яшь шеф-пешекчесе», шулай ук Казанның җәмәгать туклануы йортлары өчен махсус номинация «Иң яхшы татар аш-су рестораны».
«Кунаклар Казанга килгәч, аларга тамашадан тыш профессиональ хезмәт күрсәтү сервисы белән тәмле ризыклар да тәкъдим итәсе килә. Милли кухня Казан рестораннарының күпчелегендә тәкъдим ителә. Безнең бу юнәлешне алга таба да үстерәсебез килә, Казанда күбрәк атмосфералы биналар барлыкка килергә тиеш», - дип билгеләп үтте Казанның Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова.
Премиягә йомгак 11-нче октябрьдә ясалачак. Топ-10-лыкка кергән рестораннар Wheretoeat фирмалы фарфор тәлинкәләр, ә аерым номинация лауреатлары фарфор кубоклар, шулай ук премия партнерларыннан бүләкләр алачак.