Планда – диварларның фундаментларын ныгыту, гидроизоляцияләү, профильләр һәм фасадларның детальләрен торгызу
Казанның Киров районында Юбилей аркасын төзекләндерү эшләре яз-җәй айларында төгәлләнәчәк. Корылманың тышкы өлешендә эшләр 2024 елның декабрендә башланган. Бүгенге көндә арка өслеген бизәкләүнең иске элементларыннан чистартканнар. Аннары белгечләр фасад эшләренә керешәчәк.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, планда – корылманың периметры буенча су үткәрми торган өслек салу, капиталь диварны инъекцияләү һәм вертикаль гидроизоляцияләү юлы белән гидроизоляцияләү, диварларның фундаментларын ныгыту. Фасадларның һәм декоратив элементларның штукатур катламының билгеле бер урыннары гына ремонтланачак, шулай ук чүкеп ясалган капкалар һәм ян капкалар яңартылачак. Югалган профильләр һәм фасад детальләре торгызылачак, ә металл өслекләр (парапетлар, аттиклар,тышкы бизәлешнең конструктив элементлары) алыштырылачак. Эшләр тәмамлангач, территорияне төзекләндерәчәкләр.
Петров исемендәге парк составына керүче Юбилей аркасы Беренче Май, Степан Халтурин һәм Богатырев урамнары белән чикләнгән кварталда урнашкан. Корылманы 1888 елда Казан дары заводы архитекторы Иван Котелов проекты буенча төзиләр. Объектны проектлаганда ул Триумфаль арка кыяфәтен күздә тоткан. Корылманы завод янындагы дары шәһәрчегенә керү юлының искергән урынында төзегәннәр.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты 2020 елда арканың кимчелекләре күрсәтелгән техник торыш акты чыгарды. Документ нигезендә мәдәни мирас объектларын саклау эшләрен башкаруга йөкләмә билгеләнде. Проект-смета документациясен эшләү 2023 елда төгәлләнде, аннары тарихи-мәдәни экспертизаның уңай бәяләмәсе алынды.