В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектта авариягә каршы эшләр бер ай элек башланды, ә эчке биналарны ремонтлауга проект килештерелгәннән соң керешәчәкләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Спас манарасы тарихы: оборона корылмасы ничек административ функционаллы бинага әверелә
Спас манарасы 47 метр биеклеккә җитә, ә аның диварларының калынлыгы – 2,5 метр, әмма ул һәрвакытта да андый булмый. 1556-1562 елларда төзелгән манара башта ике яруслы агач чатыр түбәле һәм кечкенә дозор каланчалы була. Кремльне киңәйтү өчен Иван Грозный үзе манара төзергә кушкан. Аның указы буенча Казанга Постник Яковлев һәм Иван Ширяй җитәкчелегендә Псковтан 200 оста җибәрелгән.
Башта Кремльгә төп керү урыны Т-формалы була, соңыннан Г хәрефенә охшый башлый.
XVII гасырның 70 нче елларында манараны чатыр түбәле ике яруслы белән тулыландыралар һәм анда кыңгырау куялар, ул шәһәрлеләргә янгыннар һәм хәвефле хәлләр турында хәбәр итә торган була. Хәзер Спас манарасында 1580 елда ук Спас-Преображение монастыре өчен коелган кыңгырау эленеп тора. 1929 елда, монастырь җимерелгәннән соң, кыңгырауны Спас манарасына күчерәләр.
XVIII гасырда манарада циферблаты хәрәкәтсез уклар тирәсендә әйләнгән сәгать урнаштырыла. Спас манарасы үзенең оборона функциясен югалта. 1963 елда сәгатьләрне өч циферблат һәм автомат сугу белән эшли торган электрон төргә алыштырганнар.
Шуннан соң манарада административ биналар урнаша, ә Бөек Ватан сугышы вакытында анда хәтта кешеләр яши. Манарада урнашкан офисларда 2000 нче елларга кадәр эшләгәннәр.
Реставрация эшләре шулай ук 2017 елда башланган, әмма белгечләр эшкә тотынгач, бик күп тарихи фрагментлар тапкан. Шуңа бәйле рәвештә проект-тикшеренү эшләрен үткәрү турында карар кабул ителгән.
Реставраторлар Спас манарасы серләрен ачкан: герслар, идәнне җылыту, ак таш түшәү һәм яшерен баскычлар
Спас манарасы – саклану корылмасы, аны ныгытманы саклау өчен төзегәннәр. Шуңа күрә манараның саклану механизмнары булган, шул исәптән герс дип атала торган рәшәткәләр дә. Спас манарасының бер герсы урнашкан урынны реставраторлар 5 ел элек эш башланган вакыттан соң тапканнар.
«Идәннәрне ачкач, салынган кирпечләрне күрдек. Чиркәү белән манараның арасында ераклык 7-11 метр булуын аңладык», - дип сөйли «Татинвестгражданпроект» ДУП реставрация бүлеге башлыгы Гүзәл Исхакова.
Манара үзенең оборона функциясен югалтканнан соң, герсларны җыештырганнар. Тик арканы өйрәнсәң, рәшәткәнең эзләрен табарга була – Кремльгә төп керү урыны.
Реставраторларның тагын бер табылдыгы – хәзерге вакытта чыгу юлына алып баручы баскыч. Аны кирпеч диварларның берсен сүтеп алганнан соң табып алалар.
Спас манарасы Казан Кремле музее булачак һәм беренче тапкыр кешеләр өчен ачыла
Спас манарасын төзекләндерү проектын килештергәннән соң, аның эчке биналарында реконструкция башланачак. Архитектура һәйкәле беренче тапкыр Казан Кремленең тагын бер музее булачак һәм кабат административ функцияләрне башкарачак.
Манараның беренче һәм икенче катларында музей-тыюлык дирекциясе өчен кабинетлар һәм экспозиция заллары урнаштырырга планлаштыралар. Барлык табылдыкларны музейның бер өлеше буларак бизәячәкләр, ә бүлмә интерьерлары лофт-стильдә башкарылачак.
Шулай ук манараның дивары фрагментын да пыяла белән ясарга планлаштыралар, анда төзелешнең төрле этаплары күренәчәк. Спас манарасына килүчеләр бойницаны да (югары һәм түбән катларда) күрә алачак. Түбән бойницаларны реставрациялиләр, тик үзгәреш кертмәячәкләр, ә өске өлеше ачылачак – кунаклар алар аша шәһәр пейзажлары белән хозурлана алачак.
Хәзер манараның өске катларына 1960 елларда төзелгән баскыч алып менә, ләкин 1983 елгы янгын вакытында ул яна, соңрак аны вагон белән тышлыйлар. Бу баскычны саклап калырга җыенмыйлар, чөнки тарихи әһәмияткә ия түгел, яңадан төзелгән. Аны винтлы металл баскыч белән алыштырырга телиләр.
Манараның өченче ярусында 14 метр биеклектә өске бойница белән галерея урнашкан. Аны 1960 елларда сәгать механизмына хезмәт күрсәтү өчен җиһазлыйлар. Күзәтү галереясын манараның күзәтү мәйданчыкларының берсенә хезмәт итәрлек итеп төзекләндерергә уйлыйлар.
Төп күзәтү зонасын сәгать өстендәге гөмбәз манарасында җиһазландыру күздә тотыла. Шәһәрне 24 метр биеклектә төрле яктан карау өчен аны әйләнеп чыгып булачак.
Шәһәр пейзажларыннан тыш, Спас манарасына килүчеләрнең игътибарын борынгы кыңгырау да җәлеп итәчәк. «Татинвестгражданпроект»ның реставрация бүлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, гөмбәз аркылы үтә торган күзәтү мәйданчыгына үтү юлы шактый тар, ә реставрация проекты бу юлны киңәйтүне күз алдында тотмый, шуңа күрә һәркем өчен дә монда менү уңайлы булмаска мөмкин.
Спас манарасын реконструкцияләү 2014 ел проекты буенча оештырылган. Ул вакыттан бирле проект берничә тапкыр тулыланган һәм үзгәргән, хәзер ул фикер алышу стадиясендә.
Хәзер манарада диварларны һәм фундаментны ныгыталар. Алга таба түбәне алмаштырачаклар һәм фасадны буйыйачаклар. Эшләрнең заказчысы һәм подрядчысы – «Евростройхолдинг». Спас манарасы – әлеге белгечләр тарафыннан ремонтланган беренче мәдәни мирас объекты түгел. Моңа кадәр компания Казан Кремленең башка корылмаларын, шул исәптән Гавами урыннар биналарын ремонтлаган иде.