(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика стоматология сырхауханәсен Ләйсән Моратова җитәкләде. Баш табиб вазыйфасына билгеләү турындагы фәрманны ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалады.
Сәламәтлек саклау учреждениесе коллективына яңа баш табибны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко тәкъдим итте, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.
Моратова Ләйсән Дамир кызы 1973 елның 8 гыйнварында туа.
1995 елда Казан дәүләт медицина институтын "Стоматология" белгечлеге буенча тәмамлый. 2014 елда "Юриспруденция" белгечлеге буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясен тәмамлый.
1995-1996 елларда –3-нче стоматология сырхауханәсендә табиб-интерн, табиб-стоматолог;
1996-2008 елларда – 3-нче стоматология сырхауханәсенең стоматологик терапевтик бүлеге мөдире;
2008-2018 елларда– 1-нче балалар сырхауханәсе баш табибы.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (2014).