Казанлылар шулай ук «Чиста уеннар»да катнаша һәм алты парк территориясен чистарта алачак
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр халкын экоузыш, мастер-класслар, лекторий, агач утырту, кыр кухнясы, концерт һәм конкурслар көтә. Ә җиңүчеләр өчен призлар әзерләнгән.
Өмә 11:00 сәгатьтә Юлиус Фучик урамы, 90 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге артындагы яшел зонада старт ала.
Бу көнне тагын бер масштаблы шәһәр өмәсе Тирән күлдә «Чиста уеннар» квесты форматында узачак. Җыелган барлык калдыклар эшкәртүгә җибәреләчәк, моның белән «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК шөгыльләнәчәк. Уеннарда катнашу өчен 2-4 кешедән торган команда туплау һәм анкета тутыру зарур.
Теләүчеләр шулай ук Казанның алты иҗтимагый киңлеген җыештыруга кушыла ала. Чүп-чар һәм яфракларны җыярга, өслекләрне язулардан арындырырга, этләр йөртү мәйданчыкларын чистартырга кирәк булачак.
Өмәләр түбәндәге расписание буенча уза:
9:00 – «Сосновая роща» паркы (үзәк мәйданда);
10:00 – «Светлая долина» паркы (павильон янында);
11:00 – «Комсомолец» паркы (төп керү юлында);
13:00 – «Весна» торак комплексы янындагы парк (хоккей тартмасы янында).
Өмә вакытында шулай ук эшкәртү өчен шиннар җыю пункты да эшләячәк.
10:00 – Рус-Алман Швейцариясе (Бари Галиев урамы, 16 адресы буенча керү урынында);
11:00 – «Крылья Советов» паркы (этләр йөртү өчен мәйданчык).