В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин да катнашты.
Фото: Денис Гордийко
Гадәттәгечә ифтарны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган Авылым» милли-туристик комплексы оештырды. Аларга 1000 гә якын волонтер ярдәм итте. Логистиканы оештыру максатларында бүтән шәһәрләрдән һәм районнардан килгән кешеләр өчен автобус трансферлары җәлеп ителгән иде.
Быел оештыручылар республика ифтар чаралары планына яңалыклар керткәннәр. Традицион хәләл-маркет күргәзмәсен оештырудан тыш, И.Шакиров исемендәге концерт залында Рамазан аена багышланган 3D-инсталляция әзерләгәннәр иде.
Моннан тыш, төп чара башланыр алдыннан дога кылу залында Буа дәүләт драма театры «Дәрвиш» моноспектаклен күрсәттеләр, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.