Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2022, 16:11

Үз акчаларын сакларга теләп, казанлы аферистларга 725 мең сум акча күчергән

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март). Татарстан башкаласында телефон мошенниклыгының чираттагы очрагы булган. Бу юлы җинаятьчеләр кармагына 22 яшьлек казанлы эләккән.

29 нчы мартта зыян күрүченең кесә телефонына бер банкның тавыш роботы шалтыратып, кемдер аның банк счеты белән мошенниклык гамәлләре башкаруын хәбәр итә. Аннан соң зыян күрүчене үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган ир-ат белән тоташтыралар. Аферист егетнең исеменә кемдер кредит рәсмиләштергән дип хәбәр итә. Мошенник зыян күрүчене бу операцияне гамәлдән чыгарырга мөмкин дип ышандыра, тик моның өчен QR-код булдырырга һәм аферистның телефонына җибәрергә кирәк дип хәбәр итә. Егет җинаятьченең күрсәтмәләрен үти, шуннан соң аның шәхси счетыннан 70 мең сум акча алына. Моны ялган хезмәткәр банкта техник эшләр алып барыла һәм акча тиздән кире кайтарылачак, дип аңлата. Шуннан соң мошенник егетнең башка банк счетлары белән кызыксына башлый. Нәтиҗәдә зыян күрүче мошенникларның «куркынычсыз счетларына» тагын 655 мең сум күчерә.

РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче бүлегендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Азино-2» полиция бүлегендә тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр үткәрелә дигән шик булса, әгәр аны блакировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә.  СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар