В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә шәһәрнең баш архитекторы Татарстан башкаласы үсешенең төп трендларын тәкъдим итте.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль). Бүген Ратушада Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина Татарстан башкаласы үсешенең төп трендларын яңгыратты. Алар арасында территорияләрне планлаштыру проектына юнәлтелгән территорияләрне үстерүгә комплекслы якын килү, территорияләрне һәм объектларны яңартканда шәһәр кыйммәтләрен саклау, территорияләрне яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә комплекслы якын килү һ.б. бар.
Бер ел элек КДАТУ ның яшь архитекторлары һәм студентлары белән очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең үсеш институтын булдыру турында хәбәр итте. И.Төхвәтуллина шәһәр башлыгы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка инициативаны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. «Сез безгә шәһәрне тотрыклы үстерүнең стратегик бурычларын хәл итүгә профессиональ һәм комплекслы якын килүнең чын инструментын бирдегез. Хәзер безнең яңа бурычларны хәл итү өчен төрле тармаклардан профессионалларны җәлеп итә алырлык платформабыз бар», – дип ассызыклады Казанның баш архитекторы.
Ул территорияләрне комплекслы үстерү һәм яңарту буенча актив эш алып барылуын билгеләп үтте. Узган елның август аенда расланган Җирдән файдалану һәм төзелешнең яңа кагыйдәләре аркасында, территорияне планлаштыру проекты кысаларында эшләүче төзүчеләргә рөхсәт документларын рәсмиләштерү ярты елга кимегән.
Баш архитектор фикеренчә, территорияләрне яңартканда шәһәр кыйммәтләрен саклау Казан өчен архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып торырга тиеш.
«Әлеге территорияләрне планлаштыру проектларын эшләгәндә, без кызыклы, ә кайчагында дөнья дәрәҗәсендә патентланган инновацион технологияләр барлыкка китергән уникаль производстволар булу белән очраштык. Мондый предприятиеләрне югалтырга ярамый. Өстәвенә, торак төзелеше структурасында яңа эш урыннары булдыру һәм булган эш урыннарын саклап калу мөһим», – дип билгеләде Илсөяр Төхвәтуллина.
Территорияне яңартуның тагын бер мөһим бурычы булып эшләми торган производстволарда сәнәгать хәтерен саклап калу тора. Мисал итеп, баш архитектор Гадел Кутуй урамындагы керамзит заводын китерде. Предприятие икенче тормыш ала ала – участок хуҗалары гамәлдәге объектларны һәм сәнәгать механизмнарын яңа төзелеш контекстына кертергә һәм моны территорияне үзенчәлеге итәргә тәкъдим иттеләр. «Киләчәктә бу территория район халкын җәлеп итү үзәге булырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Илсөяр Төхвәтуллина.
Казанның баш архитекторы фикеренчә, базарларны гастрономия базарларына әйләндерү аларның җәлеп итүчәнлеген һәм кичке вакытта аларга ихтыяҗны тәэмин итә ала. Аның сүзләренчә, мондый практика илнең эре шәһәрләрендә күптән кулланыла.
И.Төхвәтуллина шулай ук кулланыштан чыккан үзәк җылылык пунктларын халык өчен кирәкле объектларга әверелдерү темасына да тукталды. «Хәзерге вакытта мондый объектлар йөздән артык. Алар, кагыйдә буларак, күп фатирлы төзелеш кварталлары эчендә урнашкан. Аларны үзгәртеп корганда бассейннар, яшүсмерләр клублары, китапханәләр, балалар өчен мәгариф объектлары кебек әлеге территориядә яшәүчеләр тарафыннан ихтыяҗ булган функцияләр кертелүе мөһим», – дип ассызыклады баш архитектор, инженерлык объектларын үзгәртеп кору үрнәкләрен китереп.
Казанның тарихи үзәгенең танып-белеп була торган силуэтын булдыру, төзелешнең барлыкка килгән морфологиясен саклап калу, шулай ук урам фронты буенча биналарны куллануның интенсивлыгын программалаштыру максат итеп куелды.
Комплекслы төзекләндерү турында сөйләгәндә, И.Төхвәтуллина шәһәрне үстерү институты белән берлектә территорияләрнең дизайн-кодын эшләү планлаштырыла, дип җиткерде. «Дизайн-код тарихи үзәктә элмә такталарның тышкы кыяфәтенә, биналарның Казанга хас төсләр палитрасына, архитектура яктырткычлары өчен бәйләнеш барлыкка китерә торган шәһәр акцентларына, арт-объектлар урнаштыруга, дивар рәсем сәнгатенә, шулай ук сыйфатлы һәм шул ук вакытта икътисади яктан нәтиҗәле типлаштырылган урам җиһазларына, туристик навигациягә кагылачак», – дип билгеләп үтте ул.
Әйтик, И.Төхвәтуллина сүзләренә караганда, яктырту төнге вакытта архитектурага гына басым ясап калмыйча, акцентларны аерып күрсәтергә, образлар, объектларның үзара бәйләнеше сценарийларын тудырырга тиеш. «Шәһәрнең тарихи өлешендә кайбер урамнарны яктырту принциплары концепциясе эшләнде инде, – диде ул. – Әмма бөтен шәһәрне яктырту схемасын эшләргә кирәк».
Моннан тыш, Казанда арт-объектларны урнаштыру картасы эшләнә, анда аларның урнашу урыннары гына түгел, фаразланган габаритлары да күрсәтеләчәк.
Баш архитектор Казан һәйкәлләренә лаеклы чолганыш булдыру өчен фасадларның бизәү материалларына карата таләпләр артуын билгеләп үтте.
«Файдаланыла торган материалларның һәм технологияләрнең сыйфатына игътибар итәргә вакыт җитте. Бүген төзелеш материалларының күптөрлелеге, (шул исәптән Россия җитештерүчеләренең), фасадлар бизәлешендә куркынычсыз, озакка чыдый торган һәм табигый материалларны кулланырга мөмкинлек бирә. Без киләчәк буыннарга вакыт узу белән кызыклырак була торган һәм алар горурланырлык объектлар калдырырга тиеш», - диде Төхвәтуллина.
Шәһәр экологик каркасы темасына кагылып, Илсөяр Төхвәтуллина «Безнең ишегалды» программасы белән берлектә шәһәр төзелеше типологиясе һәм уңайлы ишегалды зоналары булдыру буенча башланган тикшеренү эше турында сөйләде. Ул гамәлдәге норматив-хокукый базада коймалар урнаштыру буенча таләпләрнең булмавын билгеләп үтте. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе тарафыннан, Казан шәһәренең үсеш институты белән берлектә, концепция эшләү планлаштырылган: анда коймалар урнаштыру урыны һәм аның параметрлары төзелеш типологиясе, җәяүлеләр-транспорт элемтәләре һ.б. нигезендә чагылыш табачак.
Шәһәр төзелеше һәм транспорт планлаштыруы буенча белгечләр эшенә нигезләнгән шәһәрнең пространстволы үсешен эшләү гамәлгә ашырыла. Төхвәтуллина сүзләренә караганда, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең транспорт бүлеге эшләре транспорт проектлары кысаларыннан күптән чыккан. Ул ассызыклаганча, барлык транспорт мәсьәләләре агломерация процессларын исәпкә алып хәл ителергә тиеш.
Шулай итеп, хәзерге вакытта су транспортына хезмәт күрсәтү өчен кирәкле инфраструктура концепциясен формалаштыру мәсьәләсе карала, шул исәптән мариналар, заправкалар, кунакханә сервисы объектлары, судноларның кышын туктап тору урыннары, шулай ук, шәһәр һәм республика чикләрендә генә түгел, ә Россиянең якын-тирә субъектлары янындагы объектлар да.
Төп юнәлешләрнең берсе – шәһәр төзелеше мониторингы методологиясен эшләү. Аны гамәлгә ашыру киләчәктә шәһәр төзелеше планына үзгәрешләр кертү проектларын әзерләү өчен вакытны һәм ресурсларны шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук комплекслы шәһәр төзелеше карарларын кабул итүгә ярдәм итүдә объектив инструмент булачак.
Илсөяр Төхвәтуллина шәһәр белгечләренең, төзүчеләрнең һәм архитекторларның профессиональлек дәрәҗәсен күтәрүне, архитектура чишелешләренең дәрәҗәсен сизелерлек күтәрергә мөмкинлек бирә торган конкурслы проектлауны Казанда инде актив рәвештә хәл ителә торган бурычлар буларак атады.
Төзүчеләрнең һәм архитекторларның соравы буенча торак төзелешенең иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше тәҗрибәсен өйрәнү, базарларның территорияләрен, элеккеге сәнәгать мәйданчыкларын үзгәртү максатыннан узган ел Мәскәү һәм Санкт-Петербургка махсус сәфәрләр оештырылуы турында сөйләде ул.
Архитектор һөнәренең статусын күтәрү, аларның төзүчеләр белән хезмәттәшлек дәрәҗәсен яхшырту, иң яхшы Россия һәм дөнья тәҗрибәләрен өйрәнү өчен узган елның декабрендә «Казаныш» беренче бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы булып узды. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм башка илләрдән архитекторлар, урбанистлар, төзүчеләр, балалар архитектура мәктәпләре, проект институтларыннан 60 тан артык профессиональ команда катнашты, дип искәртте И.Төхвәтуллина. «Форум мәйданчыгында өч көн без проблемалар турында фикер алыштык, тәҗрибә уртаклаштык, яңа чишелешләр таптык. Күп санлы уңай фикерләрне исәпкә алып, без әлеге форумны ел саен үткәрергә планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук чара кысаларында Казан шәһәрендәге иң яхшы архитектура объектына смотр-конкурс нәтиҗәләре игълан ителде. Смотр-конкурс кысаларында узган биш елда гамәлгә ашырылган проектлар каралды.
Проблемалы сораулар арасында Төхвәтуллина башкалада шәһәр төзелеше чишелешләренең икътисади нигезләнеше буенча белгечләр җитмәвен билгеләп үтте.
«КДАТУ белем бирү системасының мобильлеген белеп, югары уку йортына «Шәһәр төзелеше карарлары һәм төзелеш икътисады» юнәлеше буенча индивидуаль магистрлык программасын формалаштырырга тәкъдим итәргә мөмкин», - диде ул.
Чыгышы вакытында Казанның баш архитекторы ТР Президентына Казанда ТР Архитекторлар берлеге йортын ачу үтенече белән мөрәҗәгать итте. «Архитекторларның үз почмагы, йорты юк, биредә без бергәләшеп җыелып, тәҗрибә уртаклаша, республика башкаласы кунаклары, башка төбәкләрдән һәм илләрдән килгән кешеләр белән аралаша алыр идек», – дип билгеләп үтте ул.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласында берничә эре архитектура проектын гамәлгә ашыру планлаштырылуын ассызыклады. Аерым алганда, узган атнада Камал театрының яңа бинасының архитектур концепциясен эшләү буенча конкурс җиңүчесе игълан ителде.