Программа яңалыклары һәм ярдәм чаралары турында Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы сөйләде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Алинә Бережная). Социаль ипотека программасы гамәлдә булган 16 ел эчендә 30 меңнән артык Казан гаиләсе торак шартларын яхшырткан. Республикада популяр программага ярдәм чаралары, шартлар һәм яңалыклар турында Казанның Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов сөйләде.
Социаль ипотека алуга кем дәгъва итә ала?
Социаль ипотека программасы Татарстанда 2005 елда старт алды – бүгенге көндә бу республика территориясендә уңышлы гамәлгә ашырыла торган зур программаларның берсе. Программада башта программаны финанслауда катнашучы бюджет өлкәсе һәм оешмалар хезмәткәрләре катнаша ала иде.
Узган елның җәендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән социаль ипотека буенча фатир бирү тәртибе турындагы документка үзгәрешләр кертелде, һәм программа яшь гаиләләргә мөмкин булды. Хәзер программада шулай ук ир белән хатынның берсе 36 яшьтән яшьрәк булган гаиләләр катнаша ала. Өстәвенә, сүз теркәлгән никахта торучы гаилә парлары турында гына бармый, ә бала (балалар) тәрбияләүче бер генә ата-ана булган гаиләләр турында да бара. Шул ук вакытта гаиләнең һәр әгъзасына суммар яшәү минимумын тәэмин итүче бер әгъзасына айлык җыелма керем исәпкә алына. 2021 елда Татарстанда яшәү минимумы 10 622 сум тәшкил итә. Моннан тыш, гомуми керем торак биналарны милеккә сатып алу буенча айлык түләүләрне вакытында каплауны гарантияләргә тиеш.
Программада катнашканда мөрәҗәгать итүче гаиләнең бер әгъзасына гомуми мәйдан белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 18 квадрат метрдан кимрәк булырга тиеш. Шулай ук яшь гаилә Казанда даими теркәлергә тиеш (әгәр дә сүз ТР башкаласында фатир сатып алу турында барса), гаилә әгъзаларының федераль һәм республика программалары буенча элек сатып алынган торакның бәясен түләү буенча йөкләмәләре булмаска тиеш.
Казанның күпме яшь гаиләсе мондый мөмкинлектән файдаланган?
Социаль ипотека программасы Казанның яшь гаиләләре арасында популярлаша бара. Программа гамәлдә булган бер ел эчендә диярлек алар өчен 291 гаилә исәпкә алынган, шуларның 133-е фатирны сайлаган инде. Ә гомумән алганда, 2005 елдан 30 меңнән артык гаилә торак алган.
Торак кайда бирелә? Барлык теләүчеләр өчен дә җитәр микән?
Торак ТР Дәүләт торак фонды төзегән йортларда хәзерге вакытта «Салават Купере» торак комплексында бирелә. Микрорайон актив үсештә, уңайлы тормыш өчен кирәкле бөтен инфраструктура булдырыла. Программада катнашучыларның чиратлары юк, шуңа күрә һәр яңа тапшырылган йортка бик тиз урнашалар. Мәсәлән, шушы көннәрдә «Салават күпере» торак комплексында 340 фатирга исәпләнгән соципотека йортына яшәүчеләр урнашты. Яшь гаиләләрнең берсе программада катнашу өчен документлар бирелгәннән соң ике ай узгач фатир ачкычларын алган.
Фатирлар сайлау буенча билгеле бер параметрлар бармы?
Ике кеше яшәгән гаилә өчен 42 кв.м торак урыннарның гомуми мәйданы нормативы билгеләнгән. Өч һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән гаиләләр өчен норматив бер кешегә 18 кв.м тәшкил итә.
2021 елда бер квадрат метр бәясенең артыклык коэффициенты үзгәрде, аны кулланып фатирның гомуми мәйданы түләнә, нормативтан 30%-ка артып киткән очракта. Коэффициент социаль ипотека буенча гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана торган торакның бер квадрат метрының 1,2 бәясенә тиң булачак. Элегрәк бу коэффициент югарырак иде һәм 1,5 тәшкил итте.
Шул рәвешле, ташламалы бәя белән бирелә:
ике кешелек гаилә өчен – 54,6 кв.м га кадәр;
өч кешелек гаилә өчен – 70,2 кв.м га кадәр;
дүрт кешелек гаилә өчен – 93,6 кв.м.
Программада катнашу өчен нинди документлар кирәк?
Документлар исемлеге Казан Башкарма комитетының 2020 елның 28-нче октябрендәге 3042-нче номерлы карары белән расланган, мәгълүмат Казанның җирле үзидарә органнарының рәсми порталында «Торак сәясәте идарәсе» һәм «Мэрия» бүлегенең «Районнар администрациясе» бүлекчәләрендә урнаштырылган.
Шунысы мөһим, гражданнарның һәр категориясе өчен үз документлар исемлеге каралган. Мәсәлән, яшь гаиләләр өчен соңгы 5 елда торак шартларының начараюы исәпкә алынмый, мәсәлән, ата-аналар балалар белән бергә хосусыйлаштырылган ата-ана фатирындагы өлешне яңадан рәсмиләштергәндә яки бер кешегә 18 кв. метрдан артык мәйданлы фатирдан сатканда.
Фатир алуның алгоритмы нинди?
Социаль ипотека программасы кысаларында фатир алырга теләгән Казанлылар район администрациясенә документлар исемлеге белән теркәлү урыны буенча мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аннары программада катнашучы Дәүләт торак фондының төбәкара вәкиллегендә: Четаев урамы, 56 адресы буенча социаль ипотека килешүе төзи.
Алга таба гаилә фатир бәясенең кимендә 10% күләмендә беренчел взнос кертә. Шуннан соң соципотека килешүендә күрсәтелгән логин һәм пароль буенча Дәүләт торак фонды сайтының шәхси кабинетында фатир сайлау буенча гариза төзелә. Бер үк вакытта берничә фатирга гариза калдырырга һәм шул рәвешле бер фатирга берничә гаилә дәгъва итсә – күбрәк беренчел взнос керткән гаилә фатир алачак.
Бүген социаль ипотека программасына керү отышлымы?
Әлбәттә, әйе. Бүгенге көндә соципотека буенча төзелгән йортлардагы бер квадрат метрның бәясе 42 мең 650 сум тәшкил итә, бу Казандагы ирекле торак базарына караганда ким дигәндә ике тапкырга кимрәк. Шул ук вакытта коммерция ипотека ставкасы 6,5%-ка кадәр кимесә дә, квадрат метрның уртача бәясе кимемәгән, ул элеккечә үк «квадрат» өчен 90 мең сум чамасы тәшкил итә. Социаль ипотека буенча фатирларда яхшы бонус булып эчке отделка тора. Кер дә яшә, диләр бит.
Нинди кауыт аралыгында урта статистик гаилә социаль ипотека түли ала?
Барысы да индивидуаль. Ипотеканы түләү срогы башлангыч кертемнең күләменә, ана капиталының булуына һәм дәүләт ярдәменең башка чараларына бәйле.
Мисал өчен, 2,5 миллион сумлык ике бүлмәле фатирны карыйк. Бала туса, республика гаилә тарафыннан фатир бәясенең түләнмәгән өлешен 200 мең сумга кимет, шулай ук ипотеканы түләүгә ана капиталын юнәлдерергә мөмкин. Әгәр гаиләдә ике бала туса, ипотека бурычын 400 мең сумга киметәләр, моңа шулай ук хәзер беренче бала туу өчен дә бирелә торган аналык капиталын юнәлдерергә мөмкин (483 мең 882 сум). Шулай итеп, ремонт белән ике бүлмәле фатир якынча 1,5 миллион сум тора, 20 елга рассрочка һәм 7% белән бирелә. Яшь гаилә өчен бу бик яхшы вариант.
Уртача алганда, вакытында түләп барганда һәм барлык бонуслар белән ипотеканы 10 елда түләргә мөмкин.
Килешүне төзегәннән соң ипотека түләү шартлары үзгәрә аламы?
Социаль ипотеканың процент ставкасы 2005 елдан бирле беркетелгән һәм бер тапкыр да артмаган. Барлык яңалыклар программада инде катнашучы гаиләләр өчен исәпкә алынмый. Шулай ук фатир сайлаганнан соң, квадрат метр бәясе яңадан каралмый.
Тулырак мәгълүмат сорап кая мөрәҗәгать итәргә яки кайда консультация алырга мөмкин?
Казанда гамәлгә ашырыла торган торак программалары турында тулырак мәгълүматны район администрацияләренең торак сәясәте бүлекләрендә һәм Миславский урамы, 4 адресы буенча Торак сәясәте идарәсендә алырга мөмкин. Актуаль мәгълүмат Казан Мэриясе порталында һәм Instagram блогында басыла.
Күчемсез милек сатып алырга теләүче яшь гаиләләр өчен тагын нинди чаралар бар?
Гаиләнең бер әгъзасына 12кв.метрдан кимрәк торак белән тәэмин ителгән 36 яшьтән яшьрәк ир белән хатын «Казанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан программасында катнаша ала. Ул, ипотека рәсмиләштерелгән вакытта гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылса, торакның исәп-хисап бәясеннән 30-35% күләмендә фатир сатып алуга һәм йорт төзүгә социаль түләү алу һәм булган ипотека кредитын каплау мөмкинлеген бирә. Гаилә составына карап, түләү 2 млн сумга җитәргә мөмкин.
Түләүне алырга теләүчеләр гамәлдәге законнар нигезендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга тиеш. Шулай ук гаиләнең барлык әгъзаларын, шул исәптән балаларны да кертеп, Казанда даими яшәү урыны буенча теркәлү мәҗбүри. Һичшиксез, программада катнашучы гаилә, бирелгән социаль түләү күләменнән артыграк булган өлештә торакның исәп-хисап бәясенә түләү өчен җитәрлек күләмдә керем я башка акчаларга ия булырга тиеш.
Яшь гаиләләр шулай ук үзләренең торак шартларын «Шәһәрлеләргә торак» программасы кысаларында яхшыртырга мөмкин. Бу программада катнашучыларга бирелә торган торак бәясе соципотекадан югарырак, әмма базарныкыннан 20%-ка түбәнрәк. Әгәр дә социаль ипотека программасында бюджет хезмәткәрләре һәм яшь гаиләләр генә катнаша алса,»Шәһәрлеләргә торак»та – барлык Казан халкы. Өстәвенә, күптән түгел программага үзгәрешләр кертелде, һәм хәзер анда катнашу өчен Татарстан башкаласында теркәлмәгән, әмма соңгы ике елда бу шәһәрдә эшләүчеләр дә рөхсәт ителә. Минемчә, программа шәһәр халкында зур кызыксыну уятачак. Без шәһәрдә берничә ел дәвамында эшләүчеләрдән күпсанлы үтенечләр алдык, әмма Казан теркәлүе булмаганлыктан, гамәлдәге программалар кысаларында торак сатып ала алмый.
Программада катнашучылар беренчел взнос түләгән һәм еллык 11%-лык түләү белән фатир сатып алырга мөмкин. Ул 25 елга кадәр бирелә, әмма программада катнашучы гаилә әгъзалары 70 яшьтән дә олы булырга тиеш түгел. Торак белән тәэмин ителеш гаиләнең һәр әгъзасына 18 кв.м дан ким булырга тиеш. Программада катнашучылар рәсми рәвештә эшләргә яки керемнең бәйсез чыганагы булырга, шулай ук соңгы ике ел дәвамында торак шартларын начарайтмаска тиеш.