Театр Островский урамындагы 10 нчы номерлы бинада урнашкан, ул XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында төзелгән. Бу елларда биредә сәүдәгәрләр клубы була, ә 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң бинаны татар мәдәнияте йортына бирәләр. 1940 нчы еллардан Көнчыгыш клубы бинасында Яшь тамашачы театры ачылган.
Казанның Яшь тамашачы театры бинасында ремонт-төзекләндерү эшләре башланды
Казанның Яшь тамашачы театры бинасында ремонт-төзекләндерү эшләре башланды. Бүгенге көндә идәннәрне сүтү, штукатурканы һәм лепниналарны чистарту бара. Якын арада эшчеләр түбәләрне торгызуга керешәчәкләр.

Театр Островский урамындагы 10 нчы номерлы бинада урнашкан, ул XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында төзелгән. Бу елларда биредә сәүдәгәрләр клубы була, ә 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң бинаны татар мәдәнияте йортына бирәләр. 1940 нчы еллардан Көнчыгыш клубы бинасында Яшь тамашачы театры ачылган.

Көнчыгыш клубка Имән, Мавритан һәм Тамаша заллары керә. Эшчеләргә түбә һәм фасад эшләрен башкарырга, тәрәзә һәм ишекләрне, шулай ук тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен ремонтларга кирәк булачак.

Сүтү эшләре вакытында Имән залда ачык учаклы мич табылды. Корылыш озак еллар гипсокартон белән ябылган булган, әмма ремонт эшләре барышында аны төзекләндерәчәкләр. «Ачык учаклы мич театр бинасында XX гасырның 20 нче елларында барлыкка килә. 1990 нчы елларда бинадагы янгыннан соң аны гипсокартонга төреп куйганнар», — дип хәбәр иттеләр KZN.RU корреспондентына мәдәният учреждениесе матбугат хезмәтендә.

Шулай ук бинада электр яктырту системасын урнаштыру, сәхнә җиһазларын кую һәм башкалар планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.

2025-04-09T13:47:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.