Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.08.2018, 09:33

Халев урамының 15-нче йортында төзекләндерү эшләрен 15 сентябрьгә тәмамларга планлаштырыла

Янгын факты буенча ут белән саксыз эш итү өчен җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август, Екатерина Виславская). Халев урамының 15-нче йортында янгын факты буенча ут белән саксыз эш итү өчен җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. 2 августта янгын чыккан биш катлы йортта төзекләндерү эшләрен сентябрь урталарында тәмамларга планлаштырыла. Эшләр барышы хакында эшлекле дүшәмбедә Гражданнарны яклау комитеты җитәкчесе Фердинант Тимурханов сөйләде.

Вахитов районындагы йортларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр оператив-диспетчерлык хезмәтенә 12.58 сәгатьтә килә, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. Тиз арада ут түбәнең агач конструкцияләренә тарала. Янгын 14.36 сәгатьтә сүндерелә. Йорттан 75 кеше эвакуацияләнә, аларның 9-ы - балалар, зыян күрүчеләр юк.

Бүгенге көндә "Горжилремонтпроект" ҖЧҖ тарафыннан смета документациясенең проекты төзелгән, проект бәясе 5,7 млн сум тәшкил итә. Подрядчы билгеләнгән - "Суралстрой" ҖЧҖ. Эшләрне якынча 15 сентябрьгә тамамларга планлаштырыла.

Халев урамындагы биш катлы йорттагы янгын 2018 елның гыйнварыннан августына кадәр булган зур социаль янгыннарның икенчесе булып тора. Берсе - 5 июньдә "Порт" сәүдә үзәгендә булган иде. "Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча даими пропаганда алып баруга карамастан, кешеләр, бигрәк тә торак милекчеләре иптәшлекләрендә, аларга битараф карыйлар. Болар тискәре нәтиҗәләргә китерә", - диде Фердинант Тимурханов.

1 августка китерелгән мәгълүматлар буенча, 360 янгын булган, бу, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 2,7% кимрәк. Аларның 339-ы фатирларда һәм индивидуаль торак йортларда, 21-е социаль объектларда чыккан. Гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.08.2018
Видеорепортаж
13.08.2018 10:24
Казанда өченче ел рәттән янгыннар саны кими
Барлык яңалыклар