Дүртенче катта эшләр тәмамланган, белгечләр бүлмәләрне җыештыра һәм җиһазлар урнаштыра башлаган
Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклау идарәсе
Өченче катта төзүчеләр демонтаж эшләрен тәмамлый, инженерлык челтәрләре суза, стеналарны штукатурлый. Дүртенче катта эшләр төгәлләнгән. Белгечләр бүлмәләрне җыештыра һәм җиһазлар урнаштыра.
Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында хастаханә стационарын ремонтлауның беренче этабы тәмамланды. Аерым алганда, белгечләр «Б» блогының икенче катын тулысынча яңартты: бүлмәләрнең һәм палаталарның планировкасы үзгәртелде, алар техника, мебель һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде. Ремонтланган биналарга оториноларингология бүлеге күчте.
Быел шулай ук Чабакса поселогында гомуми практика табибы һәм педиатр офисы ачу, Борисоглебский поселогында табиб амбулаториясе төзү, 18 нче хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеген төзи башлау планлаштырыла. Моннан тыш, 2024 елда Казанда иң зур поликлиника ачылачак – Салават Күперендәге медицина учреждениесе 60 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк.