В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Плитка ябыштыру, электр челтәрләрен һәм аз токлы системаны монтажлау буенча эшләр алып барыла
Фото: «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешма
Бүгенге көндә 18 нче номерлы йортта монолит керү төркемен төзү эшләре тулысынча башкарылган, бүлмәләр төрле биеклектә урнашканлыктан, агач балкалар сүтелгән һәм идән яңартып җәелгән. Шулай ук барлык тәрәзәләр алыштырылган, стеналар тигезләнгән, керү һәм тамбур ишекләре урнаштырылган.
Хәзер эшчеләр пандус куярга планлаштыралар. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә хәбәр итүләренчә, плитка ябыштыру, электр челтәрләрен һәм аз токлы системаны монтажлау эшләре дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, бу – үзенчәлекле балалар өчен шәһәрдә өченче укыту-күнекмә фатиры. Монда шулай ук психик тайпылышлары булган һәм аутистик спектры бозылган балалар өчен ял итү үзәге булдыру планлаштырыла. 223,79 кв.м мәйдандагы объектта ремонт эшләре район предприятиеләре, учреждениеләре һәм идарәче компанияләр ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Татарстанда мондый беренче фатир 2022 елның җәендә Казанның Зәкиев урамында ачылды. Мэр Илсур Метшин, үзенчәлекле балаларның әти-әниләре белән аралашканнан соң, шәһәрнең һәр районында шундый учреждениеләр ачу йөкләмәсе бирде. Узган елның көзендә Минск урамында тест режимында тагын бер объект файдалануга тапшырылды. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен укыту-күнекмә фатирын шулай ук Киров районының Юдино поселогында да ачарга планлаштыралар.