Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2024, 12:12

Ипподром урамында урнашкан инклюзив үзәктә ремонт эшләре 75% ка башкарылган

Укыту-күнекмә фатирын җәй көне ачу планлаштырыла

Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе

Агымдагы җәйдә Казанның Ипподром урамындагы 18 нче йортта сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен укыту-күнекмә фатиры белән инклюзив үзәк ачылачак. Бүгенге көндә мәйданы 223,79 кв.м булган объектта ремонт эшләре 75% ка башкарылган, дип хәбәр иттеләр Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.

Белгечләр беренче катта агач балкаларны һәм идән түшәмәләрен сүткәннәр, төзелеш калдыкларын чыгарганнар, монолит идән каркасы җәйгәннәр. Барлык агач тәрәзәләрне пластикка алыштырганнар, стеналарны тигезләгәннәр.

Ипподром урамы ягыннан керү төркеме үзгәртеп коруны таләп иткән, шуңа күрә аны сүткәннәр һәм монолит конструкция төзегәннәр, соңрак биредә балалар һәм инвалид коляскалары өчен пандус урнаштырылачак.

Моннан тыш, электр челтәрләрен монтажлау, видеокамераларны, контроль системасын, янгын һәм сак сигнализациясен тоташтыру, бүлмәләрдә ремонт эшләре дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, инклюзив киңлектә укыту-күнекмә фатиры, 4-6 яшьлек балалар өчен нейротөркем, адаптив физик культура һәм адаптив бокс төркеме, иҗади сыйныф эшләячәк, сенсор-мотор интеграциясе, һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр уздыру планлаштырыла.

Бүлмәләрнең функционалы сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле, инвалид һәм менталь тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче ата-аналарының таләпләрен һәм ихтыяҗларын истә тотып эшләнгән. Белгечләр бинаны тикшергәннәр, капиталь ремонт һәм җиһазлар бәясен исәпләп чыгарганнар.

Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче инвалид һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның 800 гә якыны – мәктәп яшендә, өч меңнән артыгы – мәктәпкәчә яшьтә. Районнар территорияләрендә 270 кешене колачлаган «Перемена» инклюзив үзәге һәм «Мечта» ял үзәге эшли (анда 101 бала йөри, шул исәптән 18 яшьтән өлкәнрәкләр). Шулай ук халыкка «Симург» инклюзив үзәге хезмәт күрсәтә, анда 25 инвалид бала шөгыльләнә.

Барлык яңалыклар