Илкүләм проект буенча бүлеп бирелгән 1 млрд сумга Казанда 6 юл участогы ремонтланачак.
Фото: Денис Гордийко
Мәскәү районының Восход урамында илкүләм проект буенча 2,4 км озынлыктагы участок ремонтлана, моңа кадәр ул хәрәкәтнең барлык катнашучылары өчен дә проблемалы иде: сикәлтәле юл һәм начар яктырту норматив таләпләргә туры килмәгән. Эшләр апрель аенда ук башланды. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, участокны ремонтлауга федераль бюджеттан 195 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Хәзерге вакытта эшләр 25% ка башкарылган инде – юлда асфальт-бетонның тигезләү катламы җәелгән, парковка «кесәләре» ясалган, юл борт ташлары, җәмәгать транспорты тукталышлары куелган, шулай ук тышкы яктыртуны алыштыру буенча эшләрнең бер өлеше башкарылган, дип сөйләде «Волгадорстрой» ҖЧҖ участогы башлыгы Вилюр Кашапов. «Тимер юллардан алып Серов урамы белән кисешкән урынга кадәр 50 парковка «кесәсе» булдыру каралган, чөнки бөтен урам буйлап социаль объектлар күп», – дип өстәде ул.
Бордюрларны һәм тротуарны җәюдән соң эшчеләр асфальт-бетон өслекнең өске катламын, рәшәткә коймаларны формалаштыруга, юл билгеләрен урнаштыруга һәм газон чәчүгә керешәчәкләр. «Аннан соң без юл тамгаларын төшерүгә, «чакырткыч» светофор объектларын урнаштыруга һәм тышкы яктырткычларны алмаштыруга керешәчәкбез», – дип билгеләп үтте В.Кашапов. Көн саен объектта 14 берәмлек техника, 5 инженер-техник хезмәткәр һәм 20 юл эшчесе эшли. Эшләрне тулысынча октябрь ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Пресс-турда катнашучылар маршрутында чираттагы тукталыш Яңа Савин районындагы Әмирхан урамы булды. Чуйков урамыннан Миль урамына кадәр 1,7 км озынлыктагы участокта эшләр 1 нче майда башланган. Әлеге участокны ремонтлауга федераль бюджеттан 230 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Эшләр графиктан алда бара һәм 30% ка башкарылды, дип сөйләде журналистларга «Каздорстрой» ААҖ баш инженеры Ленар Ибраһимов. Бүгенге көндә асфальт-бетон катламын фрезерлау, асфальт-бетоннан тигезләү катламын урнаштыру тәмамланган, юл һәм тротуар борт ташларын демонтажлау һәм монтажлау эшләренең бер өлеше, шулай ук тротуарларны җәю эшләренең бер өлеше башкарылган.
«Якын арада эшчеләр асфальтның өске катламын җәя башлаячаклар, тротуарларны, рәшәткә коймаларны төзекләндерәчәкләр, юл билгеләрен куячаклар, объектны яшелләндерәчәкләр. Аннан соң юл тамгасы төшерәсе, светофор объектлары урнаштырасы, тышкы яктыртуны алыштыру буенча эшләрне тәмамлыйсы кала», – дип хәбәр итте Ленар Ибраһимов.
Объектта көн саен 11 берәмлек техника, 4 инженер-техник хезмәткәр һәм 21 юл эшчесе эшли. Әмирхан урамы участогын ремонтлауны октябрь ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Восход һәм Әмирхан урамнарыннан тыш, илкүләм проект буенча Н.Ершов һәм Салмачы торак массивындагы Центральная урамнарында эшләр алып барыла, шулай ук Четаев урамын Бондаренко урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр һәм Энергетиклар урамын ремонтлау планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, быел барлыгы 41 юл участогында ремонт үткәреләчәк. Шул исәптән, казанлыларның теләкләрен исәпкә алып, юлның иң тузган 32 участогы һәм квартал эчендәге юллар норматив хәлгә китереләчәк, алар арасында А.Халиков, Ямская, Машина төзүчеләр, Кече Армавир һәм башкалар бар.
«Безнең ишегалды» президент программасы буенча социаль объектларга һәм ишегалды территорияләренә керү юллары ремонтланачак. Программага 466 йорт ишегалды кертелгән, 193 йортта эшләр башланган инде.
Тулаем алганда, быел Татарстан башкаласында юлларны ремонтлау һәм төзүгә 22,1 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1 млрд сум – «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча. И.Куляжев ассызыклаганча, магистральләрне төзү һәм проектлауга 15,6 млрд сум каралган, шуның аркасында Вознесение тракты, Зур Казан боҗрасы һәм Горький шоссесы дублеры төзелеше кебек мөһим проектлар гамәлгә ашырылачак.
Шушы көннәрдә Казан Мэры Илсур Метшин Горький шоссесын реконструкцияләү проекты белән танышты, шулай ук Осиново урамындагы ремонт эшләренең барышын бәяләде.
«Федераль проект буенча норматив хәлдә булган юллар өлеше 2024 ел ахырына 85% тәшкил итәргә тиеш. Казан бу юнәлештә алда бара – хәзерге вакытта шәһәр 83% күрсәткеченә җитте», – дип нәтиҗә ясады И.Куляжев.