В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында алып барыла
Казанда биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү 91%ка тәмамланган. Эшләр «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында алып барыла. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Ләм кырларын рекультивацияләгәннән соң алар биләгән территорияне 140 гектардан артык мәйданда хуҗалык әйләнешенә кайтару планлаштырыла. Әлеге территория Идел буенда Казанны үстерү проектының дәвамы булачак.
Исегезгә төшерәбез, ләм кырларын рекультивацияләү 2021 елдан «Экология» милли проектының «Иделне сәламәтләндерү» федераль проекты буенча уздырыла. Чистарту корылмаларыннан 50 ел файдалану дәверендә ләм кырлары территориясе, үзенең мөмкинлекләре лимитын арттырып, 110 гектарга җиткән.