2023 елда Казан аэропорты рекордлы 5 млн пассажирга хезмәт күрсәтте

Фото: Екатерина Красуцкая

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Казан аэропорты беренче тапкыр Идел буе федераль округының һава аланнары арасында пассажирлар ташу күләме буенча лидер булды. 2023 елда биредә рекордлы 5 млн 168 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу 2022 ел белән чагыштырганда 28,6% ка күбрәк.

Узган елда барлыгы 21,5 меңнән артык рейс башкарылган. Эчке һава линияләрендә пассажирлар агымы 20,3% ка арткан, 3 млн 736 мең кеше ташылган. Мәскәү, Санкт-Петербург, Махачкала, Минераль Сулар, Новосибирск һәм Сочига очуга ихтыяҗ зур булган.

Халыкара юнәлешләрдә пассажирлар агымы 56,9% ка арткан, рекордлы 1 млн 432 мең кешегә хезмәт күрсәтелгән. Анталья, Дубай, Хургада, Шарм-эль-Шейх һәм Истанбул популяр юнәлешләр булган.

Казан аэропорты шулай ук Себер һәм Урта Азия шәһәрләреннән илнең көнбатыш һәм көньяк торак пунктларына баручы пассажирлар өчен транзит пункты булды. ТР башкаласында иң кирәкле маршрутлар арасында Дүшәнбе – Мәскәү, Бишкек – Мәскәү, Дүшәнбе – Санкт-Петербург һәм Томск – Сочи бар, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.

2024-01-19T10:47:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.