Тимер-бетон эшләнмәләр һәм гидроизоляция төзиләр, яңа күпер кичүе корылмаларын төзекләндерәләр
Фото: Совет районы администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы сентябрь). Октябрь ахырына Казанда Киндерле елгасы аша күперне реконструкцияләргә планлаштыралар. Бүгенге көндә төзүчеләр корылманың ян-яктагы кичүен тулысынча сүткәннәр.
Тимер-бетон эшләнмәләр һәм гидроизоляцияләр монтажы, яңа күпер салу һәм бетон матлар белән ныгыту эшләре дәвам итә. Шулай ук эшчеләр Степная урамындагы юлны ремонтлыйлар һәм яңгыр суларын агызу өчен канализация үткәрәләр.
Параллель рәвештә елга юлын чистарту эшләре башкарыла, дип хәбәр иттеләр Казанның Совет районы администрациясендә.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы башкаласында бер үк вакытта Борисоглебск һәм Күзәмәт күперләрен, шулай ук Назарбаев урамындагыны да төзекләндерәләр. Ә Отардагы Монастырь ермагы аша күпер корылмасы төзеләчәк.