В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зоопарк коллекциясен кар барсы, ерак көнчыгыш леопарды, Амур юлбарысы, морж һәм башкалар тулыландырачак
Казанда зооботаника бакчасының тарихи өлешен масштаблы реконструкцияләү планлаштырыла. Беренче чиратта үзгәрешләр иң борынгы оранжереяга кагылачак, реконструкция проекты инде Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына килештерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Казан зооботаника бакчасы» МБМУ директоры Сергей Павлов хәбәр итте.
Шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Денис Калинкин билгеләп үткәнчә, зоопаркның тарихи өлеше реконструкция буенча аерым игътибар һәм конкрет карарлар таләп итә.
«Бу атнада зоопарк республика рәисе барачак объектлар исемлегенә керде. Бу визитның нәтиҗәсе конкрет карарлар булыр, дип өметләнәбез. Объект шәһәр һәм республика өчен мөһим. Ә аның иң борынгы оранжереясы – уникаль объект та әле», – диде Денис Калинкин.
Казан зооботаника бакчасы илдә зоология һәм ботаника коллекцияләрен берләштергән иң борынгы һәм бердәнбер зоопарк булып тора. Бакча территориясендәге кайбер объектлар, атап әйткәндә, яшь натуралистлар түгәрәге бинасы – Фукс йорты, грунтның ботаник участоклары һәм оранжерея мәдәни мирас объектлары статусына ия.
Зоопаркның тарихи территориясен берничә үзгәртеп кору көтә, дип сөйләде зооботаника бакчасы директоры. Беренче чиратта үзгәрешләр инде берничә ел килү өчен ябык булган иң борынгы оранжереяга кагылачак. Аны реконструкцияләү проекты «Татинвестгражданпроект» ДУП белән берлектә эшләнгән һәм Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, шулай ук Архитектура, шәһәр төзелеше идарәсенә һәм мәдәни мирас объектларын саклау комитетына килештерүгә юнәлдерелгән.
Алга таба Казан зооботаника бакчасы территориясендә XIX гасырда ук төзелгән беренче бина – Фукс йортына да реконструкция ясалачак. «Анда соңгы ремонт 1991 елда үткәрелгән, металл түбәсен алыштырганнар», – дип аңлатты Сергей Павлов.
Зооботаника бакчасын үстерү концепциясе нигезендә тарихи территориядә Врангель утравында, Уссури елгасында һәм Байкал күлендә яшәүче хайваннар урнаштырылачак. Тулы реконструкциядән соң зоопарк коллекциясен Кызыл китапка кертелгән хайваннар белән тулыландырырга планлаштыралар, алар арасында кар барсы, ерак көнчыгыш леопарды, Амур юлбарысы, ак аю, морж, сарык-үгез һәм башкалар.
Павлов билгеләп үткәнчә, зооботаника бакчасының бөтен тарихи территориясен реконструкцияләү кирәк: оранжерея һәм Фукс йорты авария хәлендә, ә барлык вольерлар мораль һәм физик яктан искергән, аларның бер өлеше бөтенләй файдаланылмый.
Исегезгә төшерәбез, зооботаника бакчасына профессор Карл Фукс 1806 елда нигез салган һәм ул үзенең үсешен зур булмаган ботаника коллекциясеннән башлаган. Хәзер анда 1098 төр үсемлекнең 4 меңнән артык нөсхәсе тәкъдим ителгән, алар арасында 100 елдан артыграк үскән экспонатлар да бар. Зоология коллекциясендә 133 төр хайванның 4,6 меңгә якын башы исәпләнә.