В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2020 елның 9 ае өчен мәгълүмат бердәм мәгълүмати-аналитик система аша бирелә.
Фото: Марат Мугинов
Җайга салына торган оешмалар бердәм мәгълүмат-аналитик система аша су белән тәэмин итү хезмәтләренең үзкыйммәте калькуляциясе, каты коммуналь калдыкларны эшкәртү, зарарсызландыру һәм күмү калькуляциясе, җылылык энергиясен җитештерү һәм тапшыру белән бәйле чыгымнарның калькуляциясе һәм башкалар кебек мәгълүматны бирергә тиеш.
Дәүләт тарафыннан җайга салына торган хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә тискәре финанс нәтиҗәсе булган очракта, 9 ай эчендә эш нәтиҗәләре буенча дәүләт комитетына зыянны барлыкка китерү сәбәпләре турында төгәл хисаплар һәм нигезләмәләр белән аңлатма язуы, шулай ук оешмаларның финанс хәлен стабильләштерү буенча кабул ителгән чаралар турында мәгълүмат җибәрергә кирәк.
Коммуналь хезмәтләр күрсәтү яки оешма ябылган очракта, бу хакта дәүләт комитетына язма рәвештә хәбәр итәргә кирәк, хатка раслаучы документларны да кую сорала.
Хисап мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләренә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: +7(843)221-82-70, +7(843)221-82-73, +7(843)221-82-77.