Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.09.2024, 15:55

Казан милли ярыммарафонында катнашу өчен теркәлү 16 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк

Спортчыларны 3, 10 һәм 21,1 чакрымга йөгерү көтә

21-22 сентябрьдә ТР башкаласында Казан милли ярыммарафоны узачак. Катнашучылар өчен 3, 10 һәм 21,1 км дистанцияләр әзерләнәчәк. Программага балалар йөгереше дә кертелгән.

Старт Миллениум күпереннән планлаштырылган, финишта спортчыларны өчпочмаклы татар чәе көтә, дип хәбәр итә Татарстан спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Балалар йөгереше өч яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар өчен, 11 яшьтән алып 3 км, 16 яшьтән – 10 км, 18 яшьтән – 21,1 км. Катнашу өчен медицина белешмәсе кирәк булачак. Теркәлү сылтама буенча 16 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Казан милли ярыммарафоны «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты максатларына туры китереп үткәрелә.

Узган ел әлеге вакыйга дөньяның җиде иленнән һәм Россиянең 66 төбәгеннән 5,5 меңнән артык спортчыны һәм 2 меңнән артык җанатарны берләштерде. Ир-атлар арасында ярыммарафон дистанциясендә иң тиз йөгерүче Сергей Сергеев (01:08:36) булып чыкты. Хатын-кызлар арасында барысыннан да тизрәк Марина Смирнова, аның финисш вакыты – 01:18:53.

Барлык яңалыклар