Фото: TIMMERMAN матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). Иртәгә 2024 елгы Казан марафонына теркәлү башлана. Ул ТР башкаласында 11-12 нче майда узачак. Спорт бәйрәме 25 меңгә якын йөгерүчене берләштерер дип көтелә.

Катнашучылар өчен традицион рәвештә марафон (42,2 км) һәм ярыммарафон (21,1 км) дистанцияләре, шулай ук 10 һәм 3 км стартлар булачак. Балалар өчен – TIMERKIDS, ә тәпи басмаган нәниләр өчен TIMERBABY ярышлары оештырыла.

Марафон буенча Россия чемпионаты һәм милләтләр парады узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

2024 елда Казан марафоны унынчы тапкыр узачак. Ел саен анда бөтен Россиядән һәм башка илләрдән 12 меңнән артык атлет катнаша.

2023-09-14T15:47:04+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.