Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2019, 09:00

Гражданнар хәле актларын теркәү оешмалары теркәүчеләре: «Бәхетле һәм матур парлар килеп кергәч, тирә-юнь шатлыкка күмелә»

Бүген бөтен Россия буенча Гражданнар хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Бүген бөтен Россия буенча Гражданнар хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге ведомствоның тарихы 102 елны тәшкил итә – 1917 елда «Гражданлык никахы, балалар һәм гражданнар хәле актлары кенәгәләрен алып бару турында»гы декретка кул куела. Әлеге өлкә хезмәткәрләре гражданнар тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны - яңа кешенең тууын теркәүдән башлап аның тормышында иң соңгы язмасына кадәр терки: туу, әтисен билгеләү, уллыкка алу яки кызлыкка алу, никах, аерылышу, исем алмаштыру, үлемне теркәү. Шуның белән бергә алар җилкәсенә күп сандагы документлар һәм белешмәләр бирү кебек әһәмиятле эшләр дә төшә. Хәзерге заманда Гражданнар хәле актларын теркәү органнары белгечләренең дәүләт һәм һәр аерым кеше өчен көндәлек хезмәтләре ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы аңлашыла. Ләкин Гражданнар хәле актларын теркәү органнары тарафыннан күрсәтелә торган иң матур хезмәтләрнең берсе, күпчелек кешеләр фикеренчә, никахны теркәү санала. Бүген һөнәри бәйрәм алдыннан KZN.RU порталының хәбәрчесе Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү хезмәткәрләреннән туй тантанасын уздыру нечкәлекләре һәм гадәти булмаган образлар турында сорашты.

«Һәр пар белән син аерым бер тарих үтәсең»

Алинә Абдуллина, теркәүченең эш стажы - 1 ел.

Башта мин «Казан» гаилә үзәгенә туй белән идарә итүче булып килдем – парларны каршы алдым, аларны никахлашу залына кадәр озатып йөрдем, үзәктә дә, тантана вакытында да үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттым. Шушы юнәлештә мин ярты ел эшләдем, ә аннары миңа үземне теркәүче сыйфатында сынап карарга тәкъдим иттеләр.

Көн саен 13 пар өчен тантана уздырам. Җәйнең бер көнендә 23 язылышу үткәрдем - бу минем өчен беренче ел эшләү дәверендә рекорд булды.

Барлык парлар да - үзгә. Мәхәббәттә чикләр юк, шуңа күрә интернациональ никахлар сирәк күренеш түгел, өлкән яшьтәге парларның килүе дә еш очрый бүгенге көндә. Күптән түгел билгеле бер сәбәпләр аркасында аерылышкан ир һәм хатын яңадан килеп никахларын теркәде. Быел, беренче никахларына нәкъ 35 ел булгач, алар кабат никахларын теркәргә карар кылганнар. Тәрҗемәче яки сурдотәрҗемәче белән уза торган тантаналар да бар. Теркәү тантанасы вакытында үзләренең антларын бер-берсенә җиткерергә теләүчеләр дә булгалый.

Әле бу өлкәдә бик яшь белгечмен һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан өлкән хезмәттәшләрдән күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк (аларга остазлыклары өчен рәхмәт). Әлбәттә, һәр тантананы уздырганда кирәкле сүзләр җыелмасыннан читкә китәм, һәр теркәүдә үземнең хис-кичерешләремне кертергә тырышам. Һәр пар белән син аерым бер тарих үтәсең, мин алардан позитив рух алам.

«Биредә эшләү - минем зәңгәр хыялым»

Асия Вәлиева, теркәүченең эш стажы - 10 ел.

Әле университет елларында, үзәк Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсендә практика үткән вакытта ук, минем өчен монда эшләү чынга ашмас хыял кебек тоелды. Әлеге хыялым тормышка ашты, һәм мин шунда ук Гражданнар хәле актларын теркәү оешмасына урнаштым.

Бүген көненә уртача 15 парны терким, сезонның иң кызган чагында 25-30-шар пар да булгалый. Бу авыр, әмма эшкә килгәч, утларны, музыканы кабызасың, аерым бәйрәмчә рух барлыкка килә. Бәхетле, матур яшь парлар килеп кергәч, тирә-юнь шатлыкка күмелә. Көне буе бәйрәм кәефендә йөрисең. Һәркемгә изге һәм матур теләкләрне җиткерәсе, күңелнең бер кыйпылчыгын бүләк итәсе килә.

Яңа хис-кичерешләр кичерәм, безнең арада диалог барлыкка килә - минем өчен бу иң мөһиме. Әгәр кияү яки кәләшнең күзләренә яшь килде икән, димәк, мин алар белән уртак тел таба, контактка керә һәм алар өчен мөһим булган вакыйгада катнаша алганмын.

Шуңа күрә дә бөтен теркәлү барышы да бертөрле генә узмый. Һәр пар үзенчәлекле һәм һәр тантана өчен, яшь парларның теләкләрен истә тотып, үзгә бер тантана ясарга тырышасың. Мәсәлән, тантананы татар телендә үткәрергә яки әти-әниләренә кайбер сүзләрне тәрҗемә итәргә яки «никах», «никахыгызны үбешү белән ныгытыгыз» кебек сүзләр һәм гыйбарәләр кулланмаска сораучы парлар бар.

Тышкы яктан да алар төрле. Элегрәк яшь парларның 95%-ы кара костюм һәм ак күлмәк кигәннәр. Хәзер милли киемнәрдә дә, тарихи киемнәрдә дә, Европа стилендә дә киләләр.

«Теркәүче өчен иң мөһиме - югалып калмау»

Гүзәл Мөхетдинова, теркәүченең эш стажы - 20 ел.

Мин - иҗади кеше, зур чаралар оештыру үземә дә кызыклы. Мөгаен, мин тантаналарны берьюлы ике телдә дә алып бара башлаган теркәүчеләрнең берсе булганмындыр. Хәзер инде өч телдә дә эшләү тәҗрибәсе бар – инглиз, татар һәм рус телләрендә. Бу бик файдалы, чөнки безнең «Казан» гаилә үзәгендә чит ил кешеләре дә күп теркәлә.

Әмма тантаналарны алып бару төрле телләр куллану белән генә аерылып калмый. Мин беркайчан да бер үк текстны укымыйм - материал өстендә даими эшлим, нәрсәнедер алып атам, нидер өстим, кайчагында идеяләр хәтта төнлә дә килә. Сценарий парның яше, аларның кәефе, тышкы кыяфәте буенча сайлап алына. Көн саен 20-шәр никах терким. Бер генә залы булган Яңа Савин районының Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсендә эшләгән вакытта җәен көненә 40-50 парның тантанасын уздыра идем. Һәр пар үзгә – кемдер зур курчаклар костюмнарына киенеп килә, кемдер янгын сүндерү машиналарына утырып килә. Бер тапкыр байкерларга мотоциклны теркәү залына алып керергә рөхсәт иттек, тик бары тик фото ясау өчен генә. Туй бик нәтиҗәле булды, гадәттә шау-шу куптарырга яраткан байкерлар үзләрен бик тыныч тоттылар.

Теркәүче өчен иң мөһиме - югалып калмау. Кайчагында кунаклар шау-шу тудыра, яшь парларның тантана вакытында балдакларны бутаулары яки төшереп җибәрүләрен дә очратырга мөмкин. Монда барысы да шома үтсен өчен, импровизация ясарга, сценарийдан читләшергә кирәк. Мәсәлән, мин кайчандыр ике парны теркәүдә эшләдем. Бер көнне ике дус өйләнеште, кунаклары бер үк булганга, алар тантананы берләштерергә карар кылган иделәр. Бу карарларын хупладым һәм оештырырга ярдәм иттем.

Әмма теркәүче өчен иң куркынычы - тавышны югалту, аннан башка эшләп булмый. Һәм, әлбәттә, арыганлыкны күрсәтергә ярамый.

«Бәхетле яшь парларны күрүгә барлык проблемалар да онытыла»

Диана Тимербаева, теркәүче булып эшләү стажы - 5 ел.

Миңа һәрвакытта да кешеләрне шатландыру ошый иде. Мин - тормышта бик актив кеше, балачактан бәйрәмнәрне оештырырга, төрле чараларда катнашырга яраттым. Шуңа күрә 13 ел элек Гражданнар хәле актларын теркәү оешмасына эшкә урнаштым, ә 5 ел элек мине теркәүче вазыйфасына күчерделәр. Көнгә мин 12-шәр тантананы уздырам, җәен - якынча 17-шәрне. Эшкә килгәч, кешеләр өчен бәйрәм рухы булдыруымны аңлыйм. Яшь парларның бәхетле йөзләрен күрүгә проблемалар икенче планга китә һәм онытыла.

Һәр парга - үзгә эмоциональ кәеф. Хәтта парга карап тавыш та кайчакта үзгәрә.

Көн саен диярлек гадәти булмаган вакыйгаларга тарыйсың. Мәсәлән, Иран гражданины һәм Россия гражданкасының бик матур тантанасы булды. Алар бубеннар, барабаннар белән килгән бик күп кунакларны чакырган иде, күрәсең, үз милли йолаларын үтәгәннәрдер. Аларның тавышы бөтен Гражданнар хәле актларын теркәү бүлегендә яңгырады.

«Миңа матур туй үткәрү һәм куркуны бетерү насыйп булгандыр инде»

Ләйсән Кәримова, теркәүче булып эшләү стажы - 12 ел.

2007 елда теркәүче булып эшли башладым, ул ел матур даталарга бай иде – 07.07.07, 07.10.07 һ.б. Безнең бүлекчәдәге бер теркәүчегә, күп парлар булганда, авырга туры килде һәм мине аңа ярдәмгә күчерделәр. Әкренләп тантаналарны уздыру миңа ошый башлады, беренче чиратта, бу эш кешеләр белән бәйле булгангадыр күрәсең.

Уртача алганда, мин көненә 20-22 парны терким, күп дигәндә - 28-не. Тантаналарны һәрвакытта да төрлеләндерергә тырышам. Яшь парларны күргәч, алар өчен бүген бик мөһим көн булуын аңлыйсың, теркәлү шома гына узсын, күңелләрендә гомерлеккә истә калсын өчен тырышасың.

Бу еллар эчендә күп кенә кызыклы парлар һәм очраклар булды. 2007 елдагы туган көнемдә, өйләнешүчеләр теләге буенча теләсә кайсы урында никахны теркәргә рөхсәт ителгәч, күчмә теркәлү вакытында - Казансу уртасындагы катерда эшләвемне истә калдырдым. Йөзә белмәгәч, нык курыктым. Әмма миңа матур туй үткәрү һәм куркуны бетерү насыйп булды.

Барлык яңалыклар