Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Бер атна эчендә шәһәрдә 390 бала дөньяга килгән
Яңа туган казанлыларга Эдвард, Добрыня, Алипа, Линда сирәк исемнәре биргәннәр
Узган атнада, 12 майдан 18 майга кадәр, Казанда 197 малай һәм 193 кыз дөньяга килгән.

Малайларны ешрак Александр, Марк, Тимур, Ратмир, Матвей, Ранель, Аяз, Радмир, Макар, Оскар, Мирон, Алан, Георгий дип атаганнар, ә кызларга Анна, София, Арина, Эмилия, Аиша, Амина, Элина, Полина, Василиса, Майя, Амелия таралган исемнәрне биргәннәр.

Сирәк исемнәр арасында малайларга Әсман, Шәрип, Филипп, Сөләйман, Нариман, Эдвард, Исмәгыйль, Бакир, Ясин, Ениисей, Илзат, Вильдан, Добрыня, Рәхим, Алихан дип кушканнар, ә кызлар арасында сирәк исемнәр буларак Иделия, Киара, Ая, Лана, Маруся, Мирра, Алипа, Марта, Иллария, Раида, Агния, Нәзилә, Аида, Линда, Альмира санала.

Шулай ук узган атнада шәһәрдә 216 никах теркәлгән, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының ГХАТ идарәсендә.

2025-05-19T14:39:14+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.