В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада ТР башкаласында 372 бала туган
Узган атнада, 1 — 7 нче июльдә, Казанда 189 малай һәм 183 кыз тууы теркәлгән.
Казанлылар еш кына яңа туган малайларга Артем, Әмир, Мирон, Радель, Тимур, Платон, Александр, Әдил, Әнвәр, Булат исемен биргәннәр, ә кызларга Әминә, Асель, Ясминә, Аделина, Мәрьям, Мия, Ева дип кушканнар.
Иң сирәк малайлар исемнәре арасында Риваль, Асыл, Диас, Ризат, Демид, Радомир, Елисей, Есений, Вин, Марк исемнәрен очратырга була, ә кызларга Рәдмилә, Ника, Айседора, Севиль, Мәйсәрә һәм Никаэль дип кушканнар.
Шушы ук атнада 304 пар никахлашкан, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең ЗАГС идарәсендә.