Катнашучылар территорияләр белән идарә итү системасында тәҗрибә уртаклашачак
Татарстан башкаласында 3-4 июльдә «РЕБУС-2025. Цифрлаштыру. Инфраструктура» III Халыкара форум узачак. Чара Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында РФнең 65 төбәгеннән һәм БДБ, БРИКС һәм ШОС дәүләтләрен дә кертеп, 25 тән артык илдән 2,5 меңнән артык спикер, әйдәп баручы экспертлар, төзелеш технологияләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә хакимият органнары, бизнес һәм фән вәкилләрен җыячак. Онлайн катнашуны исәпкә алып, вакыйгага барлыгы 7 меңнән артык кеше кушылачак.
Форум кунаклары, төзелеш инфраструктурасы һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яңа технологияләр кертү буенча дөнья тәҗрибәсен кулланып, территорияләр белән идарә итү һәм халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү системасында тәҗрибә уртаклаша алачак.
«Барлык тармакларны цифрлаштыру – эштә безнең җитди өстенлегебез. Шәһәрдә һәм районда яшәүче һәркем цифрлаштыруның уңай үзгәрешләрен сизсен, бөтен система – республиканың һәм илнең төзелеш индустриясе һәм торак-коммуналь хуҗалыгы – тиз һәм нәтиҗәле эшләсен, һәм кешегә яшәргә һәм эшләргә уңайлырак булсын иде. Бу максатка тиз ирешү өчен Россия Федерациясе төбәкләренең һәм чит илләрнең иң актуаль практикаларын өйрәнү мөһим. Без искергән технологияләрне гамәлгә кертүгә вакыт әрәм итәргә тиеш түгел», – дип билгеләде республика рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Чарада катнашучылар территорияләрне цифрлаштыруны үстерүнең норматив-хокукый җайга салу, социаль бурычлар, икътисади һәм технологик мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Форумның төп блоклары иң перспектив технологияләрне анализлау, аларны гамәлгә кертү өчен кирәкле инвестицияләр белән тәэмин итү мәсьәләләренә, шулай ук бу бурыч өчен кадрлар әзерләү проблемасына багышланачак.
Форум кысаларында 1 июльдән 5 июльгә кадәр яшь архитекторлар һәм дизайнерларның Халыкара конгрессы һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә яшь төзүчеләр, архитекторлар һәм дизайнерлар өчен «Шәһәр код буларак: программалаштырыла торган урбанистика» АрхиTECH–2025 халыкара камп оештыралар. Анда Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы һәм башка БРИКС һәм АСЕАН илләреннән махсус сайлап алынган 100дән артык студент һәм яшь белгечләр катнашачак. Чара программасында – катнашучылар тарафыннан шәһәрләрнең цифрлы мәгълүматлары ярдәмендә конкрет архитектура бурычларын хәл итү, нетворкинг һәм мәдәни инициативалар.
Шулай ук форум мәйданчыгында гадәттәгечә профильле күргәзмә булачак, анда төзелеш һәм территорияләр белән идарә итү өлкәләрендә цифрлы технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнүче иң яхшы компанияләрнең 25 стенды күрсәтеләчәк. Кунаклар алдынгы санлы инструментлар, «акыллы» материаллар, нәтиҗәле чишелешләр һәм уңышлы кейслар белән таныша алачак.
Форумның беренчел сессияләре апрель–май айларында узачак. Яңалыклар һәм чарага әзерлек этаплары турында тулырак мәгълүматны рәсми сайтта белергә була, дип хәбәр иттеләр форумның матбугат хезмәтендә
«РЕБУС» ТР хөкүмәте, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, республиканың инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, башка федераль ведомстволар, үстерү институтлары ярдәмендә оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда форум 23 илдән һәм Россиянең 60 төбәгеннән 2 меңнән артык катнашучыны берләштерде. Катнашучылар агломерацияләр үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара кысаларында 17 сессия узды, алар барышында тармакның закон чыгару, инфраструктура, туристлык һәм башка төп мәсьәләләре күтәрелде.