В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа бозлавыкка каршы материал турындагы иң популяр сорауларга җаваплар – KZN.RU порталы материалында.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март, Диана Жиленкова). Татарстан башкаласында шәһәр өчен яңа булган мәрмәр валчыклы реагентны сынауны дәвам итәләр, аны тротуарларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен кулланалар. Бу материал турында шәһәр халкының иң популяр сорауларына KZN.RU порталына шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты белгечләре җавап бирде.
Мәрмәр валчыклы реагент традицион рәвештә юл эшкәртү өчен кулланыла торган реагенттан нәрсә белән аерылып тора?
Мәрмәр валчыклы реагент боз белән үзара бәйләнештә кытыршы өслек формалаштыра, шуның аркасында җәяүлеләргә тротуар буйлап йөрү уңайлырак һәм имгәнү куркынычы азрак. Чагыштыру өчен – юл эшкәртү өчен кулланыла торган универсаль реагент бозны эретә генә. Ул тротуарлар өчен махсус билгеләнмәгән.
Реагентны ясау өчен табигый материал – мәрмәр кулланыла. Мондый реагент аяк киеменә агрессив тәэсир итми. Моннан тыш, яңа бозлавыкка каршы материал хайван тәпиләре һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарсызрак. Мәсәлән, вакытлар үтү белән мәрмәр валчык тулысынча таркала. Газонга эләккән очракта ул туфрактагы һава алмашын яхшырта, шулай ук тозларны грунттан чыгаруны тизләтә.
Мәрмәр валчыкның тотылуы гадәти реагентныкы кебек үк. Ләкин, эшкәртү эффективлыгы өчен бик түбән температурада күбрәк материал кирәк, шуңа күрә аның расходы артырга мөмкин.
Мондый реагент кайда кулланыла?
Мәрмәр валчыклы реагент сынау режимында беренче категория юллар буендагы тротуарларда һәм шәһәрнең тарихи өлешендә кулланыла, чөнки анда җәяүлеләр агымы зур. Киң участокларда аны махсус техника – вакуумлы себерү-чистарту машиналары ярдәмендә сибәләр. Тротуар тар һәм техника уза алмаган җирдә реагентны сибү өчен махсус кул арбалары кулланыла.
Реагент ничек тәэсир итә?
Башта бозланган тротуар кардан чистартыла, аннары аны реагент белән эшкәртәләр. Мәрмәр валчык якынча 20 минуттан соң боз белән реакциягә керә һәм аны акрынлап эретә башлый. Боз эрегән саен, тротуардан йөрүче җәяүлеләр аңа мәрмәр валчыкны таптап батыралар, нәтиҗәдә кытыршы һәм шумый торган өслек барлыкка килә.
Мәрмәр валчык бозны берничә сәгать эчендә тулысынча эретеп бетерергә мөмкин. Бу вакыт һава шартларына бәйле. Урамда салкынрак булган саен, процесс акрынрак бара. Реагентны һава температурасы -30 градустан түбән булмаган очракта кулланырга мөмкин.
Боз тулысынча эреп беткәч, эшчеләр эшкәртелгән участокка кире кайталар һәм кар, боз калдыкларын җыештыралар. Мәрмәр валчыкны кулланганда кар боткасы азрак барлыкка килә – бу бозлавыкка каршы материалның тагын бер өстенлеге.
Мондый технология тагын кайда кулланыла?
Мәрмәр валчык инде берничә ел Мәскәүдә кулланыла. Башкала тәҗрибәсе, аерым алганда, мондый реагентның актив кар эрегәндә яңгыр канализацияләренә тискәре йогынты ясамавын күрсәтте, реагент аларга тыгылмый.
Бозлавыкка каршы материал Урал заводында җитештерелә. Хәзер реагент Казан тротуарларында эксперимент сыйфатында кулланыла, аның нәтиҗәләре буенча киләсе кышкы сезонда аны сатып алу-алмау турында карар кабул ителәчәк.