Авырганнан соң беренче айда табиблар спорт заллары, мунча һәм сауна, эссе илләрдә ял итүдән тоткарланырга киңәш итә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель, Камилә Гобәйдуллина). Коронавирус инфекциясе кичергән авыруларның күбесе авырудан соң өзлегүләргә зарлана. Сүз авыр кичерелгән авырулар турында гына бармый – нәтиҗәләрен җиңел формада күчергәннәр дә тоя. Реабилитацияләүнең төп кагыйдәләре турында бүген COVID-19 таратуга каршы тору буенча ТР оператив штабының рәсми сайтында туры эфирда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Резедә Бодрова сөйләде.
Спикер билгеләп үткәнчә, һәр ковид-авыруга тернәкләндерү таләп ителә. Аңа дәвалау туктатылганнан соң 2 атна узгач ук керешергә кирәк. Бу 14 көн эчендә пациент авырудан калган күренешләрнең күзәтелү-күзәтелмәвен тикшерергә һәм кирәк булганда, яшәү урыны буенча сырхауханәгә амбулатор реабилитациягә юллама сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш. Катлаулы авыруларга килгәндә, аларны тернәкләндерүгә җибәрү карарын табиблар авыру стационарда булганда ук кабул итә.
Тернәкләнү чорының озынлыгы барысының да төрле. Иң озыны һәм системалысы үпкәләре ясалма вентиляциясендә булган кешеләрдә. Алар берничә этапта табиблар күзәтүе астында торгызыла. «Авыруны уртача авырлыкта кичергән пациентларның, мәсәлән, сулыш органнары ягыннан нәтиҗәләре бар. Алар гомуми хәлсезлеккә, арыганлыкка, йокы, аппетит бозылуга һәм хәтер начараюга зарлана. Без аларга төп дәүләт учреждениеләре, сырхауханәләр базасында амбулатор реабилитация этабын тәкъдим итәбез», – диде Р.Бодрова. Мондый пациентлар тернәкләндерүнең 1-2 курсын уза, алар белән мәҗбүри рәвештә клиник психолог эшли. Авыруны җиңел формада кичергән кешеләр, кагыйдә буларак, гомуми арыганлыкка, хәлсезлеккә зарлана һәм өйдә тернәкләнә ала. Мондый очракларда табиблар ашыкмаска, көндәлек йөкләнешләргә акрынлап кайтырга киңәш итә.
Коронавирустан соң физик йөкләнешкә кайтырга табиблар дәвалану тәмамланганнан соң 2-3 атна узгач кына киңәш итә, ә йөзү бассейннарына йөрергә рөхсәт ителә, тик 3-4 айдан соң гына. Моны табиблар авыруларның көчсезләнгән иммунитеты белән аңлата. «Без авыруга кадәр булган йөкләнешләргә керешмәскә киңәш итәбез. Барысы да акрынлап булырга тиеш. Әгәр дә сез авыруга кадәр 3, 5, 7 километрга йөгерү яки иртәдән 40 минутка кадәр актив күнегүләр башкаргансыз икән, сәламәтләнгәннән соң, 10-15 минутлык сулыш күнегүләреннән башларга киңәш итәбез. Һәм акрынлап, өч-дүрт атна дәвамында, авыруга кадәр булган дәрәҗәгә кадәр йөкләнешне арттыра барырга», – дип өстәде спикер. Р.Бодрова сүзләренә караганда, башлангыч этапта COVID-19 кичергәннәргә сулыш гимнастикасы туры киләчәк. Аны үтәү кагыйдәләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылган. Моннан тыш, авырудан соң беренче айда табиблар мунча һәм сауналарга керүдән, эссе илләрдә ял итүдән тыелырга киңәш итә.
Коронавирус инфекциясе белән чирләүчеләрнең күбесе хәтер начараю, ис-тәм сизүне югалтуга зарлана. Мөстәкыйль рәвештә тернәкләнергә мөмкин, дип ышандыра белгеч. «Һөнәри интеллектуаль эшчәнлек белән шөгыльләнгән кешеләр өчен хәтерне торгызу өчен тренинглар файдалы булачак. Пациентлар исләрне сизүгә стимул бирергә, баш миен хуш исләрне «искә төшерергә» мәҗбүр итәргә, шулай ук процессны тизләтергә саф һавада йөрү һәм сулыш комплекслары ярдәм итәчәк», –дип сөйләде Р.Бодрова.
Гадәти функцияләрне кире кайтару процессы кичерелгән авырудан соң 6-8 атнадан да күбрәк вакытка сузылырга тиеш түгел. Бу очракта табибка бару котылгысыз.