В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Черек күл»дә балалар тимераякта шуарга өйрәнәчәк, ә «Казан» гаилә үзәге янында яшәүчеләрне һәм башкала кунакларын бәйрәм чарасы көтә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче гыйнвар). Казан Яңа елны билгеләп үтә – паркларда һәм скверларда халык һәм шәһәр кунаклары өчен төрле программа әзерләнгән.
11:00 сәгатьтә «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча мастер-класс башлана. Анда 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Профессиональ инструкторлар ярдәмендә балалар шуарга, тигезлек сакларга һәм дөрес итеп егылырга өйрәнәчәк.
16:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында яңа ел тамашасы узачак, ә кичен, 17:00 сәгатьтә, шәһәр халкы һәм кунаклары «Казан» гаилә үзәге янында узачак бәйрәм чарасына килә алачак. Монда традицион «КышДаКар-фест» эшли, анда шәһәрлеләрне бәйрәм сәүдә рәтләре, сый-нигъмәтләр, милли ризыклар, гадәти булмаган тәм-томнар һәм иҗади мастер-класслар көтә.
Исегезгә төшерәбез, төп кышкы бәйрәм турындагы төп сорауларга җавапларны материалда табарга мөмкин. Яңа ел каникулларында уза торган чаралар афишасы KZN.RU порталында махсус бүлектә урнаштырылган.