В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россиянең әйдәп баручы архитекторлары чыгышлары, мастер-класслар, яхталар һәм автоөйләр күргәзмәсе көтелә
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). Казанда 21 нче һәм 22 нче июньдә чираттагы «Диалоглар. Җәйге очрашулар»ның лекцияләр һәм дискуссияләр сериясе узачак. Фикер алышуның төп темасы яшел инфраструктураны үстерү булачак. Чараны Шәһәрне үстерү институты оештыра. Катнашучыларны теркәү сылтама буенча үткәрелә.
«Диалоглар» архитектура берләшмәсе вәкилләрен берләштерәчәк, алар шәһәрләрнең яшел каркасы үсешенең төп юнәлешләрен билгеләячәк. Экспертлар яшел икътисад, сәламәт һәм универсаль шәһәр мохите булдыру, торак һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча яңа алымнар турында фикер алышачак.
Белгечләр экосистема хезмәтләренең шәһәрләр үсешенә йогынтысы, аларның климат үзгәрешләренә яраклашуы, бәйләнешле яшел һәм су каркасын булдыру һәм башка күп кенә темаларга кагылачак, дип хәбәр иттеләр Шәһәрне үстерү институтында.
Программага Россиянең әйдәп баручы архитектура бюролары вәкилләренең чыгышлары, мастер-класслар, яхталар һәм автоөйләр күргәзмәсе кертелгән. Дискуссияләрдә архитекторлар, шәһәр төзүчеләр, дизайнерлар, башкарма хакимият органнары, профильле институтлар һәм үсеш үзәкләре хезмәткәрләре, шулай ук югарыда санап үтелгән тематика белән кызыксынучылар катнаша ала.
«Диалоглар» Альфред Халиков урамы, 26 адресы буенча узачак.
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Илсур Метшин карары буенча төзекләндерү өлкәсендәге белгечләрне шәһәрләрне дөрес яшелләндерергә өйрәтәчәкләр. Бу өлкәдә нинди проблемалар бар, шәһәрдә яшеллек күбрәк булсын өчен, элеккеге гараж кооперативлары ял итү зоналарына әверелсен өчен нишләргә – бу хакта сылтама буенча материалдан укырга мөмкин.