В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультация ярдәме алу өчен алдан язылырга кирәк
Татарстан башкаласында 15 октябрьдә хокукый ярдәм көне уздырыла. Өлкән яшьтәге гражданнарга милек һәм хокук мәсьәләләре, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә тарифларны ачыклау буенча бушлай юридик консультацияләр биреләчәк.
Өлкән буынга Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы вәкилләре тарафыннан милекне дөрес итеп бүлү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә тарифларны ачыклау мәсьәләләре хакында төгәл мәгълүмат җиткереләчәк. Шулай ук Казан халкына хезмәт һәм пенсия, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә хокук бозу очраклары булганда нишләргә кирәк икәнен аңлатачаклар.
Хокукый ярдәм көне шәһәрнең Волгоград урамы, 32 йорт адресы буенча урнашкан Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр оештырыла.
+7(843)279-25-02, +7(843)279-25-12, +7(843)279-25-99 телефон номерларына шалтыратып, алдан язылырга кирәк.
Чараны «Россия Пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белән бергә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил үткәрә.