В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Китап җырчы Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды инициативасы белән дөнья күрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Бүген Казан Ратушасында танылган татар җырчысы иҗатын саклау һәм үстерү фонды инициативасы белән оештырылган "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдир итү булды. Идеянең авторы һәм китапны төзүче - җырчының кызы, фонд президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова. Презентация барышында концерт оештырылды, анда Татарстанның танылган артистлары җырчылар репертуарыннан иң популяр җырлар башкардылар, ә аның иҗатын яратучыларның Әлфия Авзалова сәхнәдә киеп чыгыш ясаган күп санлы концерт костюмнарын карады.
Әлфия Авзалова хаклы рәвештә татар халык җырларының эстрада башкаруына нигез салучы санала - нәкъ менә аңа хәзерге заман көйләрен популярлаштыру һәм башкару идеясе хас. Җырчы республикада беренчеләрдән булып төрле жанрдагы артистлар кергән "Казан утлары" эстрада инструменталь ансамбле оештырган һәм гастрольләр эшчәнлеген башлап җибәргән. Әлфия Авзалова дөньяның төрле телләрендә җырлар башкарган "Дөнья халыклары җырлары" концерт программасы иң популярларның берсе булды.
"Безнең халык мирасы" нәшрияты һәм "Аксу" компаниясе ярдәмендә чыгарылган китап өч өлештән тора. "Китапның беренче өлеше – Әлфия Авзалова автобиографиясе, аны редакциябез астында язган Гөлшат Зәйнәшева автобиографиясе 1995 елда ук чыга. Без аны үзгәртмәдек, бары тик әни архивыннан алынган фотосурәтләр белән тулыландырдык, - дип сөйли җырчының кызы, идея авторы һәм китап төзүчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова. - Китапның икенче өлеше танышларның һәм якыннарының – дуслары, цехтагы коллегаларының, артистларның, биючеләрнең, музыкантларның һәм алып баручыларның истәлекләреннән тора. Ә өченче өлеше - Казан дәүләт мәдәният институтының сольный җыр кафедрасында әзерләнгән нота-текст материалы. Китапта шулай ук "Әлфия Авзалованың 100 җыры" дигән MP3-диск та бирелә.
Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзаловага китап төзү идеясен тормышка ашырырга тулы бер иҗат коллективы ярдәм итте. Мәсәлән, бу эшкә җырчының өлкән кызы Гүзәл Авзалова, Равил Нигъмәтҗанов, Рөстәм Сәрвәров, Әлфия Һадиева, журналист һәм мәдәният эшлеклесе Рәшит Минһаҗев зур өлеш кертте. "Материалларның бер өлешен рус теленә тәрҗемә итү, аларны үзгәртү Рәзинә Сәетгәрәева үткәрде. МР3-диск буенча мастеринг К.Фәйзрахманов тарафыннан башкарылган. Без зур корректорлар коллективына һәм китап чыгаруда эшенә зур өлеш керткән хезмәткәрдәргә рәхмәтле", - ди Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.
Сүз уңаеннан, җырчы Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды быел 10 еллыгын билгеләп үтә. "Безнең эштә тәнәфес булды, әмма әниебез вафат булгач, без фондның эшен яңартырга булдык. Мәсәлән, без халкыара фестиваль бәйге оештырдык. Анда Россия Федерациясенең 500-дән һәм чит илләрдән 40-тан артык артист катнашты, шунда Америка җырчысы татар телендә җырлады", - дип сөйли Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.
Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, республика Мәдәният министрлыгына, Казан Мэриясенә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондына фестивальне уздыруга, китаплар, альбом һәм диск нәшер итүгә бүлеп бирелгән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Әлфия Авзалова яшәгән йортта мемориаль такта куела, ә киләчәктә бөек җырчы исеме белән Казан урамнарының берсен атау планлаштырыла.
Киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова Әлфия Авзалова исемендәге мемориаль сәнгать үзәген төзү идеясе турында сөйләде. "Бу үзәктә без продюсерлык үзәген, тавыш яздыру студиясен, музыкаль белем бирү оешмалары укучыларына, талантлы яшьләргә мастер-класс бирер өчен артистларны чакырырга мөмкин булсын өчен кечкенә сәхнә урнаштырырга теләр идек, - дип аңлатты ул. - Яшь артистларның милли традицияләрне онытмавы мөһим, чөнки үз тарихыңны хәтерләмәсәң – яңа бернәрсә дә булдыра алмыйсың».
Концерт барышында тамашачыларга җырчы архивыннан уникаль фоторәсемнәр, шулай ук аның чыгышлары белән видеоязмалар күрсәтелде. Алинә Шәрипжанова, Марина Карпова, Алмаз Хөсәенов һәм башка Татарстанның күп кенә артистлары аның репертуарыннан иң танылган җырларны башкарган Әлфия Авзаловага сокландылар.
Тиздән Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды республика китапханәләренә бушлай нигездә берәр данә китап тапшырырга ниятли.
Чарада сәнгать эшлеклеләре һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре, мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һ.б. катнашты.