Икенчел чималны җыюның контактсыз мобиль пункты сәүдә үзәкләренең берсенең машина кую урынында эшләячәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). 19-нчы декабрь көнне Казанда икенчел чимал җыю өчен контактсыз мобиль пункт эшләячәк. Экологик акциягә алдан теркәлү буенча кушылырга мөмкин.
Шул исәптән экоактивистлар органик, калынлыгы 5 мм дан артмаган рәсемле керамик савыт-саба ( пыяла һәм балчыктан тыш), шулай ук, составы нинди булуга карамастан, бер метрдан озынрак тукыма кисәкләре, ватылмаган бөтен кокос кабыгы, чиста кара капрон колготкалар, дарулардан блистерлар кабул итәчәк. Икенчел чималны тапшыру өчен аны алдан әзерләргә кирәк. Моны ничек дөрес эшләү турында белешмәдән белергә була.
Бу юлы ПЭТ шешәләр, каты пластик, пыяла, полистирол, пенопласт, уенчыклар, велосипедлар, теш щеткалары кабул ителмәячәк.
Икенчел чималны җыю «Мега» сәүдә үзәгенең ябык парковкасында Җиңү проспекты, 141 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Акциядә катнашучыларга битлек кияргә һәм ким дигәндә 2 метр социаль дистанцияне сакларга кирәк. Катнашуга сылтама буенча теркәлергә мөмкин.