Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.04.2021, 12:27

Равил Кузюров: «Янгын очракларының 90% ы кеше факторы аркасында килеп чыга»

Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 25 янгын сүндерү станциясе һәм өстәмә ресурслар әзерләнде.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Ксения Швецова). 15-нче апрельдә Татарстанда янгын куркынычы сезоны башланды. Белгечләр урман фондын янгыннан саклауга әзерлек алып баралар – бүген янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 25 янгын сүндерү станциясе һәм инвентарьны саклый торган 14 пункт булдырылган. Шәһәр кешеләрен сак булырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыралар – янгынның барлык очракларының 90%-ы кеше факторына бәйле, дип ассызыклады бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Татарстанда 402 термик нокта теркәлгән

Республикада янгынга каршы махсус режим 26-нчы апрельдән кертелүгә карамастан, урманнарда янгын чыгу куркынычы күпкә иртәрәк барлыкка килә. Республикада космик һәм җир өсте янгын куркынычы торышына мониторинг нәтиҗәләре буенча урман фондына чиктәш территорияләрдә 402 термик нокта теркәлгән, дип хәбәр итте Р.Кузюров. «Бу узган ел белән чагыштырганда шактый күбрәк, шул ук чорда 300 термонокта гына ачыкланган», – дип билгеләде ул.

Татарстанда урман янгыннары формированиеләре санын 718 кеше һәм 362 берәмлек техника тәшкил итә. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннары белән көрәшкә юридик затларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин – якынча, 2,5 мең кеше һәм 643 берәмлек техника, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе – 731 кеше һәм 218 берәмлек техника.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгын II типтагы 20 урман янгыннары станциясе һәм III типтагы 5 урман янгыннары станциясе тәэмин итә. Шулай ук янгынга каршы инвентарьны туплауның 14 пункты әзерләнгән.

«Без республиканың урман фондын авиапатрульләү буенча контракт төзедек. Патрульләү мәйданы 1 млн 225 мең га тәшкил итә – бу республиканың бөтен урман фонды диярлек», – диде Р.Кузюров.

Моннан тыш, Татарстанда урманнарны янгынга каршы әзерләү буенча чаралар үткәрелә башлады. Р.Кузюров сөйләвенчә, быел 2395 км яңа янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылачак. Шулай ук янгынга каршы билгеләнештәге 111,3 км юл төзү планлаштырыла. Моның белән беррәттән, урманнарда яшәүчеләрнең ял итү зоналарын төзекләндерү планлаштырыла, янгыннарны сүндерү өчен яңа җиһазлар һәм техника сатып алына.

Урман зонасында ачык ут куллану тыелган

Быел урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Башкалар арасында, урман зонасында ачык ут – учаклар, паяль лампалар, примуслар, жаровнялар һәм башкалар куллану тыела. Шулай ук чүп-чар калдырырга, ауда янучан сыеклыклар кулланырга, бензин сеңгән материаллар калдырырга ярамый.

«Кайчагында кемнеңдер урман янында машинасы ватылган, кеше аны ремонтлаган һәм бензин сеңгән чүпрәкне чирәмгә ташлап калдырган. Бу бик куркыныч, чөнки бу зур булмаган чүпрәк кисәгеннән янгын чыгарга мөмкин, – диде Р.Кузюров. – Шулай ук теләсә нинди чүп-чар, пыяла кыйпылчыгы лупа принцибы буенча эшләргә һәм янгын китереп чыгарырга мөмки».

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 200 мең сумга кадәр штраф каралган, дип искәртте спикер. Әгәр дә хокук бозу урман янгыны һәм урманнарга зыян килүгә китергән булса, җинаять эше кузгатыла.

Янгынга каршы махсус режим шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу кырысрак җәзалана: гражданнар өчен штраф күләме 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 300 меңнән 500 мең сумга кадәр.

«Бүген янгынның 90% очрагы кеше факторы аркасында килеп чыга. Без республика халкын сак булырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз», – дип нәтиҗә ясады Р.Кузюров.

Барлык яңалыклар