В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
6-нчы август көнне Театр елына багышланган «Әдәби ишегалды» әдәби-музыкаль бәйрәме узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). 6-нчы август көнне Казанның Авиатөзелеш районындагы Лукин урамындагы 4-нче номерлы йорт ишегалдында Театр елына багышланган «Әдәби ишегалды» әдәби-музыкаль бәйрәме узачак. Кичәнең төп кунагы - Татарстанның халык артисты, Качалов театры режиссеры һәм актеры Илья Славутский.
Артист кичә кунаклары өчен Совет язучысы һәм драматург Михаил Зощенконың хикәяләрен укыячак.
Шулай ук әдәби кичәдә театр тарихы буенча фотокүргәзмә, рольләргә бүленеп уку, буккроссинг, «Библиобус» мобиль күчмә комплексы, шулай ук балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
Чара 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел «Әдәби ишегалды» Казан районнарының 9 ишегалдында оештырыла. Проектта республиканың күп кенә танылган кешеләре - актер Ришат Әхмәдуллин һәм Камал театры мэтрлары, Россиянең атказанган артистлары, Татарстанның халык артистлары Наилә Гәрәева һәм Дания Нуруллина һ.б. катнашачак.