Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2026, 11:46

Балалар мәйданчыгын зурайтырга, фонтан бизәкләрен сакларга һәм Иран белән бәйле алымнар өстәргә – казанлылар «Тәбриз» скверына кагылышлы тәкъдимнәрен җиткерде

Иҗтимагый киңлекне төзекләндерү концепциясе буенча фикер алышу чарасында 25 шәһәр кешесе катнашкан

Фото Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан тәкъдим ителә

Кичә Казанда «Тәбриз» скверын яңарту концепциясе буенча очрашу уздырылды. Проектның архитекторлары һәм кураторлары шәһәр халкына беренче чиратны төзекләндерү планын тәкъдим иткән. Проект нигезендә иң беренче итеп балалар мәйданчыгы төзекләндереләчәк. Очрашуда 25 шәһәр кешесе катнашкан: алар сораулар биргән, концепция турында фикерләре белән уртаклашып, чарада үз тәкъдимнәрен җиткергән.

«Тәбриз» скверын төзекләндерү проектын шәһәр халкына Казанны үстерү институты архитекторы Эльвира Әмирханова тәкъдир иткән. Үзенең чыгышында ул сквердагы киңлекләрнең ничек итеп төзекләндереләчәге хакында сөйләгән. Белгеч балалар өчен уен мәйданчыгы булдыруга аерым басым ясаган.

Тәкъдимнәрне җентекләп тикшерү өчен шәһәр халкы биш командага бүленгән. Алар проект архитекторларының тәкъдимнәрен өйрәнеп, эскизларны анализлап, үз тәкъдимнәрен әйткән.

Шәһәр халкы балалар мәйданчыгын төрле яшьтәге нәниләр өчен зур уен мәйданчыгы итеп ясау, шулай ук микрорайонның архитектура күренешен чагылдыра торган мөһим элемент буларак 1980 елларда эшләнгән фонтан мозаикасын саклап калу тәкъдимнәрен җиткергән. Кайбер шәһәрлеләр фонтанны тулысынча торгызу яклы булган. Әмма Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров аңлатканча, җир астыннан уза торган инженер челтәрләр аркасында әлеге эшне башкару мөмкин булмавы ачыкланган.

Очрашуда катнашучылар киңлекне яшелләндерү планын хуплап, хәзерге вакытта балалар мәйданчыгы тирәсендә үсеп утыра торган агачлар белән кызыксынган. Чыгыш ясаучылар төзекләндерү барышында агачларны саклап калуга зур өстенлек бирелә, дип ышандырган. Сквердан сынган, черек агачлар гына кисеп алыначак. Беренче чиратта төзекләндереләсе мәйданчыкта мондый агачлар саны берничә генә икән. Халык аларның чыннан да киселергә тиешлегенә инансын өчен, киләсе атнада бу агачларны махсус билгеләп куячаклар.

Очрашуда скверны тулыландыруга кагылышлы иҗади тәкъдимнәр дә яңгыраган. Киңлек атамасының тугандаш Иран шәһәре Тәбриз белән бәйләнешен искә алып, шәһәрлеләр милли бизәкләр өстәргә тәкъдим итте. Моннан тыш, этләрне йөртү өчен мәйданчык булдыру һәм ял итү өчен эскәмияләр санын арттыру турында гадәти үтенечләр яңгырады.

Нәтиҗә ясап, Казанны үстерү институты архитекторы Рүзәл Фәрхуллин һәм Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров, теләкләрнең барысын да гамәлгә ашырып булмаса да, һәр тәкъдимнең игътибар белән өйрәнеләчәген җиткерде. Хәзер проектны эшләп бетерү өчен тиешле белгечләргә җибәрәчәкләр, халык белән очрашулар исә киләсе этапларда дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Тәбриз» скверы Декабристлар һәм Восстание урамнары киселешендә урнашкан. Әлеге киңлеккә 1949 елда нигез салынган һәм ул җәяүлеләр өчен дистә еллар дәвамында әһәмиятле урын булып кала.

Узган ел әлеге территория 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү чарасында җиңүче булды. Сквер илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты һәм Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы ярдәмендә төзекләндерелә.

Барлык яңалыклар