Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2022, 17:02

Субүлгеч каналны киңәйтү Казанның Первомайский поселогында язгы ташу белән бәйле хәлне яхшыртачак

Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров эшләрнең барышын тикшерде.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март, Дмитрий Никитин). Казанның Первомайский поселогында язгы ташуга каршы чаралар үткәрелә – кар чыгарыла, субүлгеч канауны киңәйтү буенча эшләр алып барыла. Бүген Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров журналистлар белән бергә су басу зонасында булган торак массивта булды, эшләрнең барышын тикшерде һәм агымдагы хәлне бәяләде.

Поселокта субүлгеч каналны киңәйтү турында карар узган елгы хәлдән соң кабул ителгән иде, көчле яңгырлар вакытында Бутырская, Матрос Железняк һәм башка урамнардагы йортларны су басты. «Хәзер канау юлын чистарту һәм киңәйтү, ярларны ныгыту, авария хәлендәге агачларны һәм яшь агачларны кисү эшләре бара. Барлык эшләрне августка тәмамлау планлаштырыла, әмма беренче чираттагы чаралар бу язда ук язгы ташу нәтиҗәләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Марат Закиров. Дренаж каналны ныгытканнан соң аның гомуми озынлыгы 940 м, киңлеге ике метр тәшкил итәчәк.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә Нокса елгасында су басу ситуациясен яхшырту проекты эшләнә. «Гамәлдәге төзелеш нәтиҗәсендә язгы ташу белән бәйле хәлне үзгәртү кыен булган территорияләр бар. Мондый объектларда саклык чаралары кулланыла, алар арасында – суны суырту һәм кар чыгару. Әмма узган ел без субүлгеч каналларны киңәйтү буенча берничә эш башкардык, алар күп күләмдә су бүлеп чыгаруны шактый гадиләштерәчәк», – дип хәбәр итте район администрациясе башлыгы.

Марат Закиров шәхси йорт милекчеләрен җирнең табигый рельефын бозмаска, субүлгеч канауларны күммәскә һәм җаваплы хезмәтләр белән берлектә җирләрне су басудан саклау чараларында катнашырга чакырды.

«Казанда түбән температура торган арада, калган кар күләмен, бигрәк тә өченче категорияле юллардан чыгарырга кирәк, аларның күбесендә яңгыр сулары канализациясе челтәрләре юк. Мондый районнарда яшәүчеләр моны аңлыйлар һәм коммуналь хезмәтләргә кар җыюда һәм чыгаруда ярдәм итәләр», – диде М.Закиров. Узган тәүлектә Казанда 8640 тонна кар чыгарылган, шуның 5 мең тоннасы Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары территориясеннән.

Исегезгә төшерәбез, бу районнарда су басу зонасына Борисково, Мирный, Әмәт, Петровский, Калининский, Старые Горки, Первомайский, Отар, Кукушкино, Салмачы һәм Плодопитомник поселокларында 600 дән артык йорт керә.

Язгы ташу шартларында оператив җавап бирү өчен ике районда 26 авария бригадасы, 216 трап, 30 берәмлек насос җиһазлары, бер километр «җиңсә», мотопомпалар һәм 500 капчыкка якын ком әзерләнгән. Кирәк очракта халыкны вакытлыча урнаштыру «Кварт» кунакханәсендә каралган.

Фоторепортаж
Язгы ташуга каршы чаралар буенча матбугат туры, 03.03.2022
Видеорепортаж
03.03.2022 15:13
Первомайский поселогында язгы ташуга каршы чаралар үткәрелә
Барлык яңалыклар