Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.02.2026, 13:00

Документны бастыру – социаль миссиядә ярдәм итү: «Игелекле Казан» киңлегендә үз типографиясе эшли башлады

Барлык хәйрия иганәләре яңа проектка – инклюзив каһвәханәгә юнәлдереләчәк

Фото: «Игелекле Казан» АКБО

«Игелекле Казан» АКБО инклюзив типографиясе шәһәр кешеләреннән басма продукциягә заказлар кабул итә башлады. Барлык җыелган акчалар яңа проектны эшләтеп җибәрүгә – инклюзив каһвәханә булдыруга юнәлдереләчәк, анда инвалидлар эшли алачак.

Узган елның ноябрендә «Игелекле Казан» киңлегендә инклюзив типография ачылды, анда инвалид яшьләр басма продукция белән эшләргә өйрәнделәр һәм хезмәт эшчәнлегенә әзерләнделәр. Ә инде бүген үк типография барлык теләүчеләр өчен дә ачык. Биредә документлар, дипломнар, рәхмәт хатлары һәм башка материалларны тыгыз кәгазьдә бастырырга, шулай ук теләсә нинди катлаулылыктагы документларны тегәргә һәм брошюраларга заказ бирергә мөмкин.

«Без бераз дулкынланабыз, әмма яңа үрләргә әзер һәм теләгән һәркемгә типографиябезнең ишекләрен шатланып ачабыз. Бу документлар бастыру урыны гына түгел, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең социаль һәм һөнәри берләштерү өчен мөмкинлекләр тудыруга таба адым да», – дип сөйләде «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры урынбасары Динә Губашева.

Типография эшеннән җыелган барлык хәйрия иганәләре «Игелекле Казан»ның яңа проектын – инклюзив каһвәханә төзүгә юнәлдереләчәк. Анда инвалидлар стажировка үтә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри күнекмәләр һәм тәҗрибә алып эшли алачак, дип хәбәр итә хәйрия оешмасы.

Документларны бастырып чыгарырга һәм инклюзив җәмгыять үсешенә өлеш кертергә Сеченов урамындагы 5 йорт адресы буенча урнашкан «Игелекле Казан» киңлегендә мөмкин.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бүген, 10 февральдә, «Черек күл» паркындагы шугалакта «Игелекле шугалак» хәйрия чарасы узачак. Программада: фигуралы шуучылар чыгышлары, фигуралы шуу буенча мастер-класслар, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар.

Барлык яңалыклар