30 августта массакүләм күңел ачу мәйданнарының берсе Казан ипподромы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август, Алинә Бережная). 30-нчы августта Казан Шәһәр көнен һәм Республика көнен билгеләп үтә. Массакүләм күңел ачу мәйданнарының берсе Казан ипподромы булачак, анда йөгерү сукмакларында ТР Президенты һәм Казан Мэриясе призына ат чабышлары һәм узышлары узачак. Ат спорты – Татарстанның визит карточкасы, ул инде дистә еллар дәвамында республиканың горурлыгы булып тора. Казан ипподромын төзү һәм ат спорты үсеше турында KZN.RU порталы укучыларына ТР атчылык һәм ат спорты федерациясе башкарма комитеты әгъзасы, йөгерү һәм ат чабышлары буенча бөтенроссия категорияле казые, «Аргамак» журналының баш мөхәррире Мстислав Поливанов сөйләде.
«Камилә авыр сугыш елларында Кинетиканы – өч бөтенсоюз рекордчысының анасын тапты»
Татарстанда ат үрчетүнең борынгы традицияләре бар. Атлар һәрвакыт кешенең төп ярдәмчеләре – сөрүлектә, сугышта, шуңа да беренче дәүләт ат заводы Казан губернасында XVIII гасырда ук ачылуына гаҗәпләнәсе дә юк. «Завод Кама аръягы районында урнашкан иде, биредә кавалерия өчен атлар үстерделәр һәм әзерләделәр, - дип сөйләде Мстислав Поливанов. – Нигездә көнчыгыш аргамакларга йөз тоттык. Безнең атлар җитезлеге, маневрлар ясаулары белән аерылып торды һәм озын юлга чыгарга әзер иделәр».
Атлар җигә торган көч һәм транспорт буларак та кулланылды. 1875 елга кадәр казанлыларның бердәнбер хәрәкәт итү чарасы атлар була. Аларның хуҗалары транспорт артельләрен тоткан бай казанлылар иде.
ХІХ гасырдан башлап губерниядә шәхси ат заводлары күп була, ләкин Ишморатов белән Молоствов аеруча аерылып тора. Беренчесе Арча районының Үрнәк авылында була һәм юртак атлар үрчетү белән дан тота – башта танылган орел токымыннан, соңрак орлово-америка юртакларыннан. Әлеге завод атларының исеме хәзерге заман рекордчылары һәм иң зур бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре арасында очрый.
Спас районының Никольское авылында төзелгән дворяннарның ат заводы Совет чорында Татар дип үзгәртелә. Нәкъ менә биредә Бөтенсоюз рекордчылары – юртаклар үстерелә. Алар арасында Орел юртаклары, Док һәм И Я Кстати була, алар рекорд куялар, аларны берсе дә 15 елдан артык уза алмаган. «Йолдызлы» атлар – орел токымлы атларның алтын фондына кергән Кинетиканың баласы була.
«Ике завод язмышы тыгыз бәйләнгән, революциядән соң алар берләшкән. Гражданнар сугышын кичергән Ишморат атлары арасында Камиля биясе була, ул авыр сугыш елларында (1942 елда - мөх. иск.) өч бөтенсоюз рекордчысы анасы Кинетиканы таба», - дип аңлатты М.Поливанов.
«Безнең ипподромда бик яхшы булмаган юл бар иде, шуңа да бары тик иң көчлеләр генә җиңде»
Ләкин республикада ат заводлары XVIII гасырда барлыкка килгән булса, Казан ипподромы тарихы 1868 елда, кышкы чорда Кабан күлендә, ишкәк ишү каналы янында юртаклар йөгерә башлагач, башлана. Ярышлар шулай ук хәзерге танк училищесы каршындагы мәйданда да узды (ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ территориясе - мөх.иск.). Анда трибуналар капиталь түгел иде. «Ат спорты һәрвакыт аристократик иде, шуңа күрә ярышларны карарга бай шәһәрлеләр килде», - дип сөйләде М.Поливанов һәм ипподромның ат заводлары белән беррәттән атчылыкның үсешен билгеләвен һәм билгеләячәген әйтте. 1917 елдан соң ил үзгәрде, әмма ипподромнар эшләвен туктатмады, хәтта яңалары ачылды.
Соңрак Павлюхин урамында урнашкан ипподром барлыкка килде. Шул вакыттан бирле республикада ат спортын үстерә башладылар. Татарстан башкаласында зур ярышлар үткәрелде, ә безнең атлар ил ипподромнарында лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте.
«Безнең ипподромда начаррак юл бар иде – анда рекордлар кую авыр булды, шуңа күрә алар аеруча югары бәяләнделәр. Бары көчлеләр генә җиңү яулады. Бөтен эш грунтта һәм текә борылышта булды, анда атлар тизлекне киметәләр иде», - дип аңлатты М.Поливанов.
50-нче еллар башында ТАССР Идел буе кубогына зона ярышлары уздыру идеясе белән чыга. Әлеге инициатива Куйбышев (хәзер Самара – иск.), Саратов һәм Ульяновск өлкәләре җитәкчелеге тарафыннан хупланды. «Әлеге регионнар көчле юртаклар белән аерылып торды, әмма Татарстан командасы 10 тапкыр җиңүгә иреште. Соңрак мондый кубоклар Себердә, Уралда, Кавказда һәм Черноземье районнарда уздырыла башлады», - дип сөйләде Мстислав Поливанов.
Барлык ипподромнарда Татарстанның легендар юртагы Рангоут хөрмәтенә приз уйнатыла
Ат спорты үсеше белән бергә аның тамашачылары да алышынды. Трибуналарда эш сыйныфы вәкилләрен ешрак очратырга мөмкин иде. Ә менә эшләпә һәм таякларга мода илдә популяр түгел иде, бу традицияләр инглиз мәдәниятенә якынрак. Шул ук вакытта тотализатор популярлаша бара. 1961 елга кадәр җиңүчеләргә 400 сумга кадәр җитә акча бирелә.
60-нчы еллар Казан ипподромы өчен йолдызлы булды. Ул илдә иң яхшыларның берсе иде, атларны зона һәм бөтенсоюз ярышларына әзерләү буенча көчле булып саналды, ә ТАССР командасы Идел буенда җиңелмәс булды.
Дүрт ел рәттән илнең иң яхшы юртагы дип танылган һәм берничә тапкыр феноменаль үсеш күрсәткән Рангоут – карак айгырын легенда дип атарга мөмкин. Аның исәбендә төрле дистанцияләрдә берьюлы берничә рекорд бар. Рангоут чит илләрдә дә, аерым алганда, Германиядә дә уңышлы чыгыш ясады, Татарстанны танытты. Бүген легендар ат хөрмәтенә ел саен илнең барлык ипподромнарында 2400 метр дистанциягә 4 яшьлек юртаклар өчен традицион приз уйнатыла. Үзе 24 яшьлек Рангоут хәзер лаеклы ялда.
«90-нчы елларда социаль-икътисади шартлар тамырдан үзгәрә, әмма җәмгыятьтә ат эшенең мөһимлеген аңлау һәм көчләре табылды, без республикабыз ат үрчетүендә мөһим һәм уңай үзгәрешләр күзәтәбез, алар, күпләр фикеренчә, Россиянең башка төбәкләрендә тармак үсешенә өстәмә этәргеч бирде», - дип сөйләде М.Поливанов.
Татарстанда 10-нан артык токым ат үрчетелә
2005 ел Татарстанның барлык ат үрчетүчеләре өчен бәйрәм елы булды. Казанның 1000 еллыгына Совет районында яңа халыкара ат-спорт комплексы ачылды - ул Россиядә иң эресе һәм заманча дөнья дәрәҗәсендә җиһазландырылган. «2005 елда республикада беренче тапкыр дөньякүләм стандартларга җавап бирә торган чабыш юлы барлыкка килде, һәм бу вакыттан бирле чабыш спорты өлкәсендәге казанышларыбыз санап барыл», - дип аңлатты М.Поливанов. Ипподромда атларга уңайлы яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган – 12 иркен ат абзарында 500 ат урнаштырырга мөмкин, биредә алар өчен душ бүлмәләре, бассейн һәм хәтта солярий да бар.
Бүген Татарстанда 10-нан артык ат үрчетелә, алар арасында орел, рус, француз, Америка юртаклары, гарәп атлары, чиста нәселле сыбай йөри торган ат, татар токымнары һәм башкалар.
Закраина бөтенроссия рекордын куйды
«Бүген республиканың йолдызчыгы дип төрле дистанцияләргә дә уңышлы йөгерә торган Закраинаны атарга мөмкин, ул рус юртак токымлы дүрт яшьлек бияләр өчен бөтенроссия рекордын куйды инде», – дип сөйләде Мстислав Поливанов.
Чемпионны үстерү җиңел түгел. Ат ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтсен өчен, шәҗәрәнең яхшы булуы гына түгел, дөрес туклану һәм үстерү шартлары да кирәк. Һәр атның да, кеше кебек үк, үз холкы бар, шуңа күрә аның темперамент буенча тренерга да, жокейга да туры килүе мөһим. «Ат – бик акыллы хайван, ул кешеләрнең кәефен тоя, әлеге хайваннарга карата хөрмәт белән карарга кирәк. Ат тотучыга зоопсихология нигезләрен белергә кирәк», - дип билгеләде М.Поливанов.