Казан спортчысы Рамилә Вәлитова җиңел атлетика буенча Россия команда чемпионаты призеры булган. Ул озынлыкка сикерүдә, шәхси рекорд куеп, бронза медаль яулаган, аның нәтиҗәсе – 6 м 48 см. Бу аңа БРИКС уеннарында катнашу өчен РФ җыелма командасына керергә мөмкинлек бирә.
Озынлыкка сикерүдә иң яхшысы дип Елена Соколова (Мәскәү, Белгород өлкәсе) табылган, аның нәтиҗәсе – 6 м 61 см. Икенче урында – Краснодар краеннан Екатерина Левицкая (6 м 56 см).