Мисыр президенты Абдельфаттах Сиси Татарстан башкаласына БРИКС саммитында катнашу өчен килде. Халыкара аэропортта аны республика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Илнең урнашуына нигезләнеп, Мисырны Якын Көнчыгышка һәм Төньяк Африкага БРИКС өчен ачык юл дип билгеләделәр. Ил ел башында берләшмәнең тулы хокуклы әгъзасы булды. Ә 2022 ел нәтиҗәләре буенча Мисыр һәм БРИКСның биш ил әгъзалары арасында сәүдә күләме якынча 31,2 млрд доллар тәшкил иткән, дип ачыклык керттеләр ТР рәисе матбугат хезмәтендә.
Моннан алдан Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен КХР рәисе Си Цзиньпин, Көньяк Африка республикасы президенты Матамела Сирил Рамафоса, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди килде. Шулай ук шәһәрдә Серб республикасы (Босния һәм Герцеговина) президенты Милорад Додик, Яңа үсеш банкы (НБР) президенты Дилма Роуссефф, Венесуэла вице-президенты Делси Родригес, Бразилия Тышкы эшләр министры Мауро Виейра, Шри-Ланка Тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Аруни Виджевардане, Эфиопия премьер-министры Абий Әхмәт каршы алдылар.