В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Трансляция 10:00 дә башлана
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 14 нче сентябрьдә республика Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Трансляция 10:00 дә башлана.
Чара С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак. Мөрәҗәгатьне сылтама буенча карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә.
Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате ТР Дәүләт Советының 46 нчы утырышы кысаларында узачак. Анда РФ Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, Татарстан хөкүмәте әгъзалары, республика муниципаль районнары вәкилләре һәм министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары булыр дип планлаштырыла.