Казан Мэры катнашындагы чарада төзелеш өлкәсендәге хезмәттәшлек турында фикер алыштылар
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» Төркия компаниясенең директорлар советы рәисе Эрол Табанджа белән очрашты. Бу чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Очрашуда катнашучылар төзелеш өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. «Полимекс» төзелеш холдингының Татарстанда эш тәҗрибәсе бар – Казанда кунакханәләр төзү буенча уңышлы проектлар гамәлгә ашырылган.
Чарада ТР Рәисенең ярдәмчесе Олеся Балтусова да катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.