Рөстәм Миңнеханов белән бергә Илсур Метшин да булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы август). ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин «Светлая долина» торак комплексында М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиядә булдылар. Төбәк башлыгы әлеге учреждениедә карьераларын башлаучы яшь педагогларга ноутбуклар тапшырды.
Гимназия вәкилләре ТР Рәисенә һәм Мэрга 5 ел эчендә гимназия укучылары саны биш тапкырга – 355 баладан 2138 балага кадәр артуы турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов уку сыйныфларын, остаханәләрне һәм актлар залын карады, анда репетиция – 1 нче сентябрьгә – Белем көненә әзерлек бара иде.
ТР Рәисе шулай ук мәктәп ашханәсендә булды, анда аңа балансланган менюны һәм укучыларны яңа уку елында каршы алачак ризыкларны тәкъдим иттеләр.
Гимназиядә шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар булды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, яңа уку елына Казанда алты мең укучыга исәпләнгән дүрт яңа мәктәп ачылачак. Бу шәһәр өчен рекорд булып тора – бер ел эчендә Татарстан башкаласында шулкадәр күп мәгариф объектлары төзелмәгән әле. Яңа мәктәпләрнең берсен Совет районында Курынов урамында төзегәннәр – ул 184 нче гимназиянең өстәмә корпусы булачак.