Бүген Хөкүмәт йортында Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Очрашуны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, комиссиянең даими әгъзалары, идарә тармагы җитәкчеләре һәм архитектура җәмәгатьчелеге әгъзалары катнашты.
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина шәһәрнең тарихи җирлеге территориясендә төзелеш барышы турында сөйләде. Комиссия каравына 11 объект чыгарылган: торак объектлар, офис биналары, күпфункцияле комплекс һ.б. Шуларның 10ысы хупланган, ә Петербург урамындагы төзелеш проекты кире кагылган.
Республика рәисе фикеренчә, раслана торган проектлар мәдәни мирас объектларының һәм кыйммәтле мохит объектларының сакланышын тәэмин итәргә, шулай ук территорияләрнең барлыкка килгән күренешен бозмаска тиеш. Биналарны торгызганда аларның катларын сакларга кирәк, ә торак йортларны төзегәндә – социаль объектларга ихтыяҗ, дип хәбәр иттеләр төбәк башлыгы матбугат хезмәтендә.
Олеся Балтусова билгеләп үткәнчә, Халтурин урамындагы проектлаштырыла торган территориядә элек Дары заводы начальнигы генерал-лейтенант Всеволод Лукницкий яшәгән йорт урнашкан булган. 1917 елда ул предприятиедә янгын нәтиҗәсендә һәлак була. Шулай ук бу урында Николай Чудотворец чиркәве урнашкан, генералны шунда күмгәннәр. Аның кабере югалган. ТР рәисе ярдәмчесе биредә истәлекле билге куеп, Всеволод Лукницкий истәлеген мәңгеләштерергә тәкъдим итте.
Татарстан рәисе инициативаны хуплады: «Бик яхшы тәкъдим. Генерал Лукницкий Казан тарихы, республикабыз тарихы белән бәйле. Һичшиксез аның турында хәтерне сакларга кирәк».
Үз чиратында «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгының баш архитекторы Павел Тиняев утрау территориясендә ике шәхси торак йорт төзү проектларын тәкъдир итте. Алар нигезендә — ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан архив мәгълүматлары нигезендә эшләнгән агач төзелеш объектларының проектлары.
Проектларны гамәлгә ашырганда Рөстәм Миңнеханов бизәү элементларына аерым игътибар бирергә өндәде: «Һичшиксез уникаль йөзлекләр булырга тиеш. Бүген без Казанда бик кызыклы скверда
булдык , анда борынгы тәрәзә йөзлекләре күрсәтелде. Безнең мәдәнияттә бу һәрвакыт бар иде. Һәр торак пунктта тәрәзә һәм капкаларда матур йөзлекләр бар иде. Моны сакларга кирәк».