Бүген ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Әмирлек эшмәкәре, Шәех Солтан бән Хәлифә Әл Нахайян белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия белән БГӘ арасында икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә багланышлар киңәя. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә, дип хәбәр итә ТР рәисе матбугат хезмәте.
Республика рәисе билгеләп үткәнчә, узган ел БРИКС саммитында катнашу өчен Казанда БГӘ Президенты Мөхәммәд бен Заед Әл Нахайян булган. «Без аның элемтәләребезне үстерүдә һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәмен һәрвакыт тоябыз», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР рәисе билгеләп үткәнчә, ике яклы элемтәләр үсешенә делегацияләр алмашу ярдәм итә, Дубайда Татарстан вәкиллеге эшли, Казаннан БГӘ шәһәрләренә туры авиаэлемтә җайга салынган.
Әңгәмә барышында яклар сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтү, ислам банкы, хәләл сәнәгате һәм кертемнәр өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанга Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси чакыруы буенча Солтан Бин Хәлифә Әл Нахайян
килде . Әмирлек эшкуары берничә көн эчендә республиканың эре сәнәгать предприятиеләрендә булачак, Татарстанның мәдәни, фәнни һәм мәгариф тормышы белән танышачак.