Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Милләт җыены» Бөтендөнья татар конгрессының пленар утырышы булды. Анда илнең 68 төбәгеннән һәм дөньяның 27 иленнән 1 меңгә якын татар активисты булды. Җыелыш эшендә ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР рәисе администрациясе җитәкчесе, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

«Милләт җыены»нда Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән якынча 1 мең делегат катнаша. Чара беренче тапкыр киңәйтелгән форматта уза. Аның кысаларында бер үк вакытта VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы, шулай ук Бөтенроссия туган якны өйрәнүчеләр җыелышы уздырыла.

Утырышны ачып, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев оешманың 33 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм тарихи хәтер темасына кагылды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов конгрессны татар халкын берләштерү өчен мөһим мәйданчык дип атады. Ул эшнең даими булуын ассызыклады һәм милләтне саклап калуның фундаменталь нигезләренә басым ясады. «Туган телне саклау буенча эшне гаиләдә башларга кирәк. Әгәр балалар туган телдә сөйләшмәсә, без аны югалту куркынычы астында калабыз», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев очрашуда катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Мин бүгенге кебек очрашуны хәтерләмим. Безнең бәхет һәм зур казанышыбыз — республиканы һәм халкыбызны ярату, борчыган мәсьәләләр турында ихлас кызыксынып фикер алышу. Без бит «Без булдырабыз» дип әйттек. Бу чыннан да шулай!» — диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Тантана азагында Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды.

2025-08-28T15:33:17+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.