Башкаланың мәгариф системасы республиканыкын югарырак дәрәҗәгә күтәрәчәк, дип саный ТР мәгариф һәм фән министры.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Ксения Швецова). Мәгариф үзәкләре төзү, балаларның кечкенәдән үк үсешенә басым ясау һәм сәләтле укучыларга булышлык итү Казанның мәгариф системасын камилләштерәчәк. Бу хакта бүген мәгариф хезмәткәрләренең традицион шәһәркүләм август конференциясендә ТР премьер-министры урынбсары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов билгеләп үтте. Ул В.И.Ленин ис. мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.
Казанның гомуми белем бирү системасы инновацион карашлары белән аерылып тора. Укытуның яңа методикаларын кертү, автор программалары төзү, заманча технологияләр куллану – болар барысы да белем бирү сыйфатын арттыра, дип саный Р.Борһанов. Татарстан бу яктан күп кенә төбәкләрдән алда бара. Россиянең алдынгы уку йортларына укырга кергән чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча мәктәпләр рейтингына республиканың 12 мәктәбе керде, аларның 8-е – Казан мәктәпләре.
Уку-тәрбия процессына заманча техник чараларны актив кертү Казанның мәгариф киңлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора, диде чыгыш ясаучы. Ул өстәгәнчә, шәһәрнең мәгариф оешмалары компьютерлар, мультимедияле һәм интерактив җиһазлар белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгән. “IT-өлкә иң кыю иҗади, педагогик, оештыру идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Казанда IT-класслар челтәрен арттырачакбыз һәм җиһазлар белән тәэмин итәчәкбез”, - диде Р.Борһанов. Аның фикеренчә, мәгариф сыйфатын арттыруга мәгариф үзәкләрен булдыру йогынты ясый, шул ук вакытта мәктәпләрне берләштерүнең яңа моделен эшләү буенча комплекслы эш башкарырга кирәк.
Р.Борһанов сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләсенә аерым тукталды. Казанда олимпиадалар һәм бәйгеләрдә катнашучы укучылар саны зур, аларда балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Ләкин бүгенге көндә, чыгыш ясаучы сүзләренчә, бу эшне камилләштерергә, олимпиадалар һәм бәйгеләр системасы аша сәләтле укучылар резервы булдырырга, югары уку йортлары белән хезмәттәшлекне үстерергә, сәләтле укучыларга профессиональ булышлык күрсәтергә кирәк.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, белем бирү системасында проблемалар да бар. Мәсәлән, мәгариф идарәсенең муниципаль органнары, югары баллар артыннан куып, укучыларның универсаль уку планы барлыгын оныталар. “Быел министрлыкка балаларын 10-нчы класска алырга кире каккан ата-аналардан бик күп мөрәҗәгатьләр килде, шул исәптән казанлылардан да. Безнең моңа хакыбыз юк”, - диде министр.
Моннан кала, шәһәр буенча чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыручылар саны артуга карамастан, Казанда физика, химия, информатика, биология, тарих, җәмгыять белеме һәм әдәбияттан БДИ нәтиҗәләренә игътибарны арттырырга кирәк. Р.Борһанов сүзләре буенча, бу республика буенча да шулай. Ул педагогларны әлеге фәннәр буенча укучылар белән эшне көйчәтергә чакырды.
Чыгышы ахарында Р.Борһанов Казанның мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырыды.