2040 елга кадәр Казанда шәһәрнең көнчыгыш һәм көньяк өлешләрен җылылык һәм электр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән яңа ике ТЭЦ төзү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь, Алсу Сафина). 2040 елга кадәр Казанда шәһәрнең көнчыгыш һәм көньяк өлешләрен җылылык һәм электр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән яңа ике ТЭЦ төзү планлаштырыла. Матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, ышанычлы инженер инфраструктурасы шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын тәэмин итә.
«Инженерлык инфраструктурасы – шәһәр хуҗалыгының бер өлеше, ул һәрвакытта да күзгә күренеп тормый, ләкин аның төгәл эшләве гадәти тормыш рәвешен тәэмин итә, - диде Р.Шәфигуллин. - Гомумән алганда, нәкъ менә инженерлык инфраструктурасының тиешенчә эшләве һәм мөмкинлекләре шәһәрнең тотрыклы үсешен планлаштырырга мөмкинлек бирә».
«Глобаль бурычларны хәл итеп, Генплан шәһәрнең үсеш векторын унъеллыкка билгели, һәм яңа территорияләрне үзләштерү, гамәлдәге төзелешләрне яңадан кору коммуналь челтәрләрне һәм чыганакларны адаптацияләүне таләп итә, - дип билгеләде үз чиратында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. - Генплан булу энергетика һәм коммуналь өлкә предприятиеләренә, икътисади максатка ярашлы һәм нәтиҗәлелекне исәпкә алып, тармак үсешенең өстенлекләрен дөрес билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, финанс йөкләнешнең акланмаган үсешенә юл куймыйча, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын тәэмин итәчәк».
Әйтик, Генплан проекты нигезендә җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү электр һәм җылылык энергиясен катнаш җитештерүне максималь рәвештә куллануны күздә тота. Җылылык энергиясенең яңа чыганакларын төзү планлаштырыла: 14 котельный (Киров һәм Идел буе районнарында – 5-шәр, Совет районында – 3 һәм Авиатөзелеш районында – 1) һәм ике ТЭЦ – Идел буе һәм Совет районнарында. «Мәскәү Генплан институты» проектының баш инженеры Валентина Веткина сөйләгәнчә, котельныйларны үзәкләштерелгән чыганаклар булмаган яңа төзелеш районында булдыру планлаштырыла. ТЭЦны шулай ук үзәкләштерелгән чыганаклардан ерак урнашкан төзелеш зоналарында – шәһәрнең көнчыгыш өлешендә һәм шәһәрнең көньяк өлешендә Каенлык аланы районында урнаштыру күздә тотыла. ТЭЦ 220-240 Гкал-га исәпләнәчәк. Әлеге ТЭЦ төзелеше Генпланны гамәлгә ашыруның беренче чиратында каралган, дип өстәде В.Веткина.
Моннан тыш, Генплан тарафыннан 87 км төзү һәм 40 км җылылык челтәрен реконструкцияләү каралган.
Хезмәт итүнең норматив срогын эшләгән җылылык энергиясе чыганакларын алга таба консервацияләү һәм демонтаж белән эксплуатацияләүдән чыгару планлаштырыла.
Гамәлдәге җылылык белән тәэмин итү чыганакларыннан ерак булган азкатлы шәхси төзелеш объектларын газ ягулыгында шәхси җылылык чыганакларыннан җылылык белән тәэмин итү тәкъдим ителә, дип билгеләп үтте «Мәскәү Генплан институты» проектының баш инженеры.
Газ белән тәэмин итү өлешендәге төп чаралар «Миннебай - Казан» магистраль газүткәргечен реконструкцияләүне күздә тота: алар 220-285 км участогында өстәмә газ белән тәэмин итү өчен башкарылачак. Районда торак төзелеше күләмен табигый газ белән тәэмин итү өчен газ бүлү системасын реконструкцияләү һәм модернизацияләү күздә тотыла - 203 км югары, урта һәм түбән басымлы газүткәргеч төзү, газ бүлү пунктларын реконструкцияләү һәм төзү, дип хәбәр итте В.Веткина.
Электр белән тәэмин итүнең тотрыклылыгын арттыру өчен «Магистраль» 220 кВ подстанциясе һәм 110 кВ җиде подстанция яңартылачак. Моннан тыш, 110 кВ 15 электр подстанциясен, 220 кВ бер подстанцияне, 35 кВ бер подстанцияне төзү планлаштырыла.
Моннан тыш, һава электр тапшыру линияләрен 35 кВ һәм аннан да югарырак кабель линияләренә – барлыгы 318 км дан артык итеп үзгәртеп кору планлаштырыла. Бу яңа объектлар һәм урам-юл челтәре төзелешенә территорияләрне бушату өчен кирәк.
Матбугат конференциясендә шулай ук мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне үстерү буенча республика программасы нигезендә җепселле-оптик элемтә кабельләрен сузып магистраль телефон канализациясен төзү каралган, аның якынча озынлыгы 410 км тәшкил итәчәк, ә телерадиотапшырулар сыйфатын арттыру өчен гамәлдәге өч радиотелевизион станцияне камилләштерү күздә тотыла.
Яңа төзелешләрне чыбыклы тапшырулар белән тәэмин итү өчен, өстәмә рәвештә 168 мең төп радионокта урнаштыру һәм 11 көчәйткеч чыбык үткәргечле тапшыру станциясе урнаштыру таләп ителә.