В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авария аркасында су, газ яисә ут сүндерү планлаштырылмый, дип ышандырды “Водоканал” МУП директоры.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Казанда Н.Ершов урамында коммуналь авария нәтиҗәләрен юк итү эшләре дәвам итә. Бүген журналистларга “Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров сөйләгәнчә, авария нәтиҗәләре якын арада юк ителәчәк. “Кирәкле материаллар, көчләр бар, эшләр тәүлек буе дәвам итә”, - диде предприятие директоры.
Искәртергә кирәк, кичә Н.Ершов ур., 29б йорты янында 1963 елгы коллектор ишелде һәм, моның аркасында, 4 метр киңлектә һәм 7,5 м тирәнлектәге асфальт түшәмәсе убылып төште. Коллекторларны эксплуатацияләү вакыты 50 ел тәшкил итә. Андрей Егоров хәбәр иткәнчә, узган атнада челтәрләрдә Космонавтлар урамыннан Н.Ершов урамына кадәр су дәрәҗәсе арту күзәтелде. “Трасса буенча без бик җайланмалары урнаштырдык, шулай итеп тагын да зуррак проблеманы – канализациянең өскә чыгуын булдырмый калдык. Җомга көнне без эшләрне башладык, шимбә киртәләр куйдык, соңыннан авария нәтиҗәләрен бетерү өчен әзерлек эшләрен башладык”, - диде Егоров.
Алдан хәбәр ителгәнчә, авария бригадалары вакыйга турында белү белән урынга чыктылар һәм беренчел эшләрне башладылар.
Хәзерге вакытта убылган урын зураймый. “Водоканал” директоры билгеләп үткәнчә, барлык челтәрләрне тикшереп чыккач кына вакыйга сәбәпләре турында сөйләргә мөмкин. “Кирәкле материаллар, көчләр бар, эшләр тәүлек буе дәвам итә. Авария нәтиҗәләре якын арада юк ителәчәк”, - диде А.Егоров. Ул өстәгәнчә, авария аркасында су, газ яисә ут сүндерү планлаштырылмый. Хәзерге вакытта авария нәтиҗәләрен 30 эшче юк итә, объектта 15 берәмлек махсус техника эшли.